Буалылар «Ышаныч телефоны» буенча психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар.

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Килеп туган эпидемиологик вәзгыятьтә, үз-үзеңне изоляцияләү бер гаиләне берләштерергә ярдәм итсә, кызганычка каршы, кайберләрендә аңлашмаучылыклар китереп чыгарырга мөмкин. Кайсыдыр гаиләләр үз-үзләрен изоляцияләү шартларында элек вакыт җитмәгән, шул рәвешле бер-берсенә якыная барган уртак мәнфәгатьләр ача. Башкаларында тышкы проблемалар эмоциональ киеренкелеккә салына һәм нерв кризисларына һәм каршылыкларга китереп чыгара.

Нәрсә эшләргә? Буалылар Буа муниципаль районының социаль хезмәт күрсәтү территориаль үзәгенең «Ышаныч телефоны»на 8(84374) 3 57 57 шалтырата алалар, анда психологик, яисә юридик ярдәм күрсәтәчәкләр.

Шулай ук хатын-кызлар өчен Бөтенроссия бушлай ышаныч телефоны эшли- 8 800 7000 600 Илнең теләсә кайсы төбәгеннән шалтыратып, психологлардан квалификацияле ярдәм, мәгълүмати ярдәм һәм белешмә мәгълүмат алырга була. Ярдәм сорап теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Моннан тыш, гаиләдә агрессиядән зыян күргән барлык кешеләр, тормыш һәм сәламәтлеккә куркыныч янаганда, полициягә мөрәҗәгать итә алалар: 02; 102; 8(84374) 3 12 88

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International