Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы бакчачылык һәм яшелчәчелек турындагы законны куллану практикасы турында

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Ел ярым элек диярлек «Гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 217-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде. Татарстан Росреестры һәм ТР буенча Кадастр палатасы экспертлары аның төп нигезләмәләренә аңлатма бирделәр.

Игътибарга

«Гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 217-ФЗ номерлы Федераль закон 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде. Аның төп максаты - «дача эшчәнлеге» өлкәсендә килеп туган төрле хәлләрне җайга салуны камилләштерү.

Коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте (ТСН) һәм коммерцияле булмаган яшелчәчелек ширкәте (ОНТ)

Хәзер, 217-ФЗ кергәннән соң, Гражданнар бары тик бакчачылык (СНТ) һәм коммерцияле булмаган яшелчәчелек ширкәтләре (ОНТ) төзи ала. Күрсәтелгән ширкәтләр күчемсез милек милекчеләр ширкәте (ТСН) булып тора. Гамәлдәге дача берләшмәләре хәзер автоматик рәвештә бакчачылыкка күчерелә, ә законнардан барлык «дача» төшенчәләре чыгарыла.

Ширкәт территориясендә бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүче гражданнарның тиешле коммерцияле булмаган ширкәтләргә кермичә генә закон нигезендә хокукларын һәм бурычларын билгеләү дә мөһим яңалык булды.

Хәзер ширкәт әгъзалары булмаган бакчачылар гомуми файдаланудагы мөлкәтне сатып алу, төзү һәм карап тоту, мондый мөлкәткә кергән капиталь объектларны агымдагы һәм капиталь ремонтлау өчен, шул ук тәртиптә, ширкәт әгъзалары өчен билгеләнә торган түләү кертергә тиеш. Мондый затлар шулай ук ширкәтнең гомуми җыелышында катнашырга, ә аерым мәсьәләләр буенча хәтта тавыш бирүдә катнашырга хокуклы.

Шулай ук 217-ФЗ ширкәт белән идарә итү һәм аның эшчәнлеген контрольдә тоту белән бәйле процедураның нечкәлекләрен җентекләп тикшерә, берләшмә әгъзаларының гомуми җыелышы компетенцияләрен һәм аның рәисе һәм идарә компетенцияләрен билгели, эш башкару алып баруны, ихтимал булган керем төрләрен нормалаштыра.

Нәрсәне кайда төзергә

217-ФЗ нигезендә, бакча кишәрлегендә торак яки бакча йорты, хуҗалык корылмалары, шәхси гараж төзергә мөмкин. Әмма закон бакча кишәрлегндә капиталь төзелеш объектларын (ОКС) төзү бары тик тиешле шәһәр төзелеше регламенты гамәлдә булган территория чикләрендә генә мөмкин, дип белдерә. Шул ук вакытта аның параметрлары

РФ Шәһәр төзелеше кодексының 1 статьясындагы 39 пунктында күрсәтелгән индивидуаль торак төзелеше объекты параметрларына туры килергә тиеш. Бакча участогында, элекке кебек үк, күчемсез милек объектларын төзү тыела. Әмма закон, әгәр бу хокук 2019 елның 1 гыйнварына кадәр теркәлгән булса, элек төзелгән хуҗалык корылмаларына һәм корылмаларга хокукны саклауны күздә тота.

Игътибар итәргә кирәк, «торак» яки «торак төзелеше» билгеләнешен күрсәтеп, 2019 елга кадәр күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) кертелгән бакча кишәрлекләрендә урнашкан барлык йортлар- торак йортлар дип таныла. Хуҗалык корылмалары һәм гаражлары булмаган кешеләрнең ял итү һәм вакытлыча тору өчен билгеләнгән «торак булмаган», сезонлы яки өстәмә кулланылыштагы биналар бакча йортлары дип таныла.

Күчемсез милек милекчеләр ширкәте яисә торак пункт

Кайчагында гражданнарның коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрен ( СНТ, ОНТ) ул торак пункт дип танырга мөмкинме, дигән сорау туа. 217-ФЗ нормалары нигезендә, мондый ширкәтләрнең чикләрен билгеләү аларга торак пункт статусы бирү өчен мөстәкыйль нигез булып тормый.

Мондый ширкәтне торак пунктлар янында урнашкан торак пунктлар чикләренә кертү шәһәр җирлегенең яки округның яңа (яки гамәлдәге) генераль планы, ширкәт урнашкан муниципалитетны планлаштыру схемасы расланган очракта мөмкин.

Җир асты суларын чыгару турында

217-ФЗның тагын бер мөһим пункты ширкәтләр тарафыннан хуҗалык-көнкүреш су белән тәэмин итүне оештыру өчен җир асты суларын чыгаруга кагыла. 2020 елга кадәр моңа лицензия таләп ителмәде, әмма хәзер аны алу мәҗбүри булды. «Җир асты байлыклары турында»гы законга тиешле төзәтмәләр кертелде. Гадәти гражданнарга – ягъни физик затларга-мондый лицензия кирәкми, әгәр аларның су чыганагы- коелары биш метр тирәнлектән артмаса һәм су хуҗалык ихтияҗлары өчен генә кулланылса, аңа су үзәкләштерелгән су чыганагы- горизонттан килмәсә һәм чыгарыла торган су күләме – тәүлегенә йөз кубометрдан да артмаса. Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдаланган өчен штрафлар административ хокук бозулар турында кодекс белән билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International