Яңа шартларда бизнесны ничек алып барырга?

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Ел саен 26 майда Россия Эшмәкәрләре көне билгеләп үтелә. Хәзерге вакытта кече һәм урта эшмәкәрлек безнең республика икътисадының тотрыклы үсешенең аерылгысыз өлеше булып тора.

2020 елның 26 маенда (15:00) Татарстан Республикасында эшкуар көнен онлайн-форматта Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов катнашында уздыру планлаштырыла.

Бөтен илдән эшкуарлар, экспертлар һәм аналитиклар бер урында очрашачаклар һәм көн дәвамында тәҗрибә, эш кейслары һәм кризис шартларында бизнесны алып бару турында файдалы практик мәгълүмат белән уртаклашачаклар.

Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, чарада катнашу өчен чараның рәсми сайтында алдан теркәлү узарга кирәк www.denpred2020.ru

Чараны трансляцияләүгә сылтама катнашучыларга теркәлү вакытында күрсәтелгән электрон почтага җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International