Электрон җайланмалар “тәртип саклый”

2013 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе
Хәвеф төймәсенә басасың һәм полиция экипажы килеп җитәчәк, мондый куркынычсызлык чаралары барлык шәһәр мәктәпләренәдә бар.
Ведомстводан тыш сак бүлегенең Буа районы буенча филиалы начальнигы Вәһиб Кәлимуллин белдереүнчә, хәвеф сигналы төймәләре шәһәрдәге барлык мәктәпләрдә, балалар бакчаларында күптән бар. Куркыныч янаганда, яисә территориядә шикле кешеләр күренгәндә, иясез билгесез предметлар табылганда, кичекмәстән хәбәр итү өчен һәр учреждениедә махсус кеше билгеләнгән. Күп җирдә бу җаваплылык каравылчыларга йөкләнгән. Алар экстрен төймәгә баскач, ведомстводан тыш сак бүлегенең үзәкләштерелгән пульт идарәсенә сигнал ки-леп ирешә. Хәбәр алуга бүлекнең коралланган экипажы чакыртылган урынга 3-4 минутта килеп җитәргә бурычлы. “Балалар учреждениеләреннән елына 5-6 мөрәҗәгать алабыз. Күбесенчә исерек ата-аналар, шукланырга яратучы яшьләр тәртип боза”, - ди Вәһиб Галимулла улы. Быел мондый саклык чаралары авыл мәктәпләренә дә куелачак. Моның өчен район бюджетыннан акча бүлеп бирелгән. Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында шәһәрдәге барлык мәктәпкәчә мәгариф учреждение-ләренә видеокамералар урнаштыру район казнасыннан финансланачак. “Узган ел 4 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә бу җайланманы урнаштырдык. Җәйгә әлеге эшне төгәлләргә уйлыйбыз”, - дип белдерде “Кыят МППЖКХсы” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рәфәгать Хәсәнов. 
Киләчәктә шәһәрдә халык күпләп җыелу урыннарына куелган видеокамералар исәбен дә 16га кадәр арттырырга ниятлиләр. Хәзерге көндә буалылар тормышын 10 камера “күзәтә”. Алар моннан ике ел элек ТР Эчке эшләр министрлыгының “Куркынычсыз шәһәр” программасы кысаларында урнаштырылган иде. Өстәмә видеоприборлар сатып алу, урнаштыру чыгымнарын министрлык, ә калган сумманы район түләячәк. РФ Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча полиция бүлеге начальнигының җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча урынбасары Илдус Закиров (рәсемдә) сүзләренә караганда, мондый “видеополицейскийлар” күптән кирәк иде. Мисал өчен, алар ярдәмендә узган ел 2 җинаять эше ачылган. Беренчесендә, “Салават” кибете яныннан балалар чанасы, икенчесендә “Магнит” сәүдә челтәреннән азык-төлек урлаучыларны тоткарлаганнар. Шулай ук бу җайланма төшергән видеоязмалар нигезендә җәмәгатьчелек тәртибен бозучыларга карата 21 административ беркетмә тутырылган. “Җәмәгать урыннарындагы, урамнардагы тәртипсезлек, эчүчелек, наркотик куллану һәм автомобиль урлау очраклары хакында төпле оператив күрсәтмә дәлилләр хокук саклау органнары эшчәнлеген җиңеләйтә”, - ди Илдус Хәсән улы. 
Электрон җайланмалар законны хөрмәт итмәүчеләр дошманына әверелсә, гадәти гражданнарның иминлеген саклауга өлеш кертәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International