Район башлыгы Р. Р. Камартдиновның ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлавы

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле буалылар!

Бүген без истәлекле вакыйга – Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бу юбилей барлык татарстанлылар өчен дә зур әһәмияткә ия – шул мизгелдән республикабызның яңа статуста үсешенә исәп-хисап башланды. Татар халкы өчен 1920 елгы вакыйгалар аның дәүләтчелегенең яңа, мөһим сәхифәсен ачалар. Республиканы игълан итү һәм төзү татар теле статусын күтәрү, милли кадрлар тәрбияләү һәм аларга ярдәм итү чаралары белән бергә алып барылды, икътисадта, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгын үстерүдә зур үзгәрешләр булды, милли мәдәниятне үстерүгә зур игътибар бирелде.

Безнең районда шулай ук Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү комплекслы планы кысаларында чаралар уза-болар Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, районның мактаулы гражданнары белән очрашулар, энциклопедия өчен материаллар формалаштыру буенча зур эш алып барыла, анда район һәм республика үсешенә зур өлеш керткән якташларыбызның исемнәре мәңгеләштереләчәк.

Хөрмәтле буалылар! Буа муниципаль районы Советы һәм Буа муниципаль районы Башкарма комитеты исеменнән Сезне Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу белән тәбрик итәм. Нык сәламәтлек, уңышлар, иминлек, бәхет, тынычлык һәм һәр гаиләгә шатлык телим.

Буа муниципаль районы җитәкчесе Р. Р. Камартдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International