Казан территориаль идарәсе чикләрендә инфраструктура объектларының әзерлеген тикшерү буенча комиссия

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

"Россия тимер юллары" ААҖ филиалы үзәк инфраструктураның инфраструктура дирекциясенең структур бүлекчәсе - Горький дирекциясе башлыгы Анатолий Леонидович җитәкчелегендәге комиссия Казан территориаль идарәсе чикләрендәге инфраструктура объектларының җәйге чорда Зөя – Чынлы участогында пассажирлар һәм йөк ташу чорына әзерлеген тикшерде. Буа станциясендә комиссия әгъзаларын Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов, урынбасары Ленар Хисамов, Буа районы ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова, Казан регионы тимер юл ветераннар советы рәисе Илгиз Нигъмәтуллин каршы алды. Комиссия белән очрашуда кайбер мәсьәләләре хәл ителде. Моннан тыш, Горький тимер юлының "Буа" станциясендә Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан комиссия әгъзалары һәм ветераннар катнашында Җиңү аллеясында чыршы утырту оештырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International