ТАССРның 100 еллыгы белән барлык якташларны Казан шәһәрендәге "Буа якташлыгы" муниципаль берәмлеге әгъзалары котлыйлар

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы-Россиянең динамик үсештәге төбәкләренең берсе. Милләтара татулык һәм диниара хезмәттәшлекнең тормыш рәвеше булуы, халыкара танылу алуы да бик мөһим. Республика, район халкы икътисадтагы казанышлары, мәдәнияттәге уңышлары, спортта җиңүләре белән горурлана ала. Бүген безгә заманнар бәйләнешен, буыннар бәйләнешен аңлау бик мөһим. Чөнки бүгенге көннең барлык казанышларының да үткәндәге ныклы нигезе бар. ТАССР тарихы нәкъ менә шушы үткәннең данлыклы сәхифәсе булып тора.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү көнендә барлык якташларны да истәлекле юбилее белән Казан шәһәренең "Буа якташлыгы" әгъзалары котлый. https://buinsk.tatarstan.ru/rus/video.htm/video/6462079.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International