Аяклары җиргә тими

2013 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татар Буасы авылы хат ташучысы Фәния Исхакова Буа районара поч-тамтында быелның беренче яртыеллыгы өчен халыкны газета-журналларга иң күп яздыручы булды. Уңган “почтальон” 225 йортка хезмәт күрсәтә һәм һәр көнне 700 данәдән күбрәк басма тарата. Фәния апага безнең дә рәхмәтебез зур, ул быелның беренче яртыеллыгына “Байрак”ка язылучылар санын 20, “Знамя”га 17гә күбәйтте. “Подписка вакытында кешеләрнең  өйләренә ял көннәрендә бардым. Яшәүчеләр шәһәрдәге оешма-предприятиеләрдә эшләгәнлектән, аларны башкача өйдә очратып булмый. Авылда газета-журнал алдырмаган йорт юк”, - ди 30 елга якын гомерен шушы хезмәткә багышлаган Фәния Гаделҗан кызы. “Тырыш, өлгер, барлык төр басманы, матбугатны таратуда үзендә зур җаваплылык тоя”, - ди аның турында тимер юл станциясендәге элемтә бүлекчәсе начальнигы Ольга Низамова. Район буенча газета-журналларга яздыру планының уңышлы үтәлеп килүендә Фәния апа кебек эш өчен янып йөрүчеләрнең дә өлеше зур.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International