“Кызыл әтәч” ишек какмасын

2013 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Узган ел районда 47 янгын  теркәлде.
Аларның саны 2011 ел белән чагыштырганда 11,3 процентка кимеде. Районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең вазифаи затлары тарафыннан “ут чыгу” фактлары буенча җентекле тикшерү үткәрелде. Аның нәтиҗәсендә җинаять эшен кузгалтмау турында 23 карар чыгарылды, ә 6 эш суд каравына җибәрелде, 16сы тупланма папкага беркетелде, 1се административ эш кысаларында каралды, 1се буенча нәтиҗә ясалмады. Янгында барысы 6 торак йорт, 20 корылма көлгә әйләнде, ә 6 йорт, 28 корылмага шактый зыян килде. Янгында 2 кеше һәлак булды, 3 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Шулай итеп, “кызыл әтәч” 3 миллион сумнан күбрәк матди зыян салды. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 12,6 процентка күбрәк.
Янгыннар күбрәк Күшке (5), Янтуган (4), Алших һәм Яңа Чәчкап авыл җирлекләрендә теркәлде, ә шәһәрдә 16 тапкыр “ут”  чыкты.
Яшәү секторында 45 янгын халыкка 1 миллион сумнан күбрәк матди зыян салды. Былтыр бу бәхетсезлекләр мичләрнең, электр үткәргечләрнең төзек булмавы, дөрес эксплуатацияләнмәве, утны саксыз куллану, балалар шуклыгы, ут төртү аркасында килеп чыккан.
Әгәр дә янгын башланганны күрсәгез, аның урынын, объектның исемен әйтеп 01 (112) яки 3-28-72 телефон номерын җыеп шалтыратуыгыз сорала. Шулай ук бинадагы кешеләрне, кыйммәтле әйберләрне тизрәк чыгарырга һәм беренчел янгын сүндерү чаралары белән “кызыл әтәч” белән көрәшә башларга кирәк. Иң яхшысы исә янгын чыгу куркынычын тудырмау.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International