Эш – төзәлү чарасы

2013 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Соңгы елларда авыр булмаган җинаять кылучыларны мәҗбүри эшкә тарту киң кулланыла башлады. Һәм, әйтергә кирәк, аның иректән мәхрүм итү җәзасын киметүдә өлеше зур.
Тарихка күз салсак, җәмәгать эшләре Россиядә 19 гасыр уртасында барлыкка килгән. Тора-бара ул альтернатив җәзаларның берсенә әверелгән. Хөкем ителгән хатын-кызлар волость идарәләрендә идән юганнар, халык каршында базарда урам себергәннәр. Ир-атларны юллар һәм күперләр төзәтергә, канаулар казырга, утын ватарга мәҗбүр иткәннәр.
Бүген судлар мәҗбүри эшләргә урлаулар, мошенниклык, хулиганлык, алимент түләүдән качу өчен тарталар. Хөкем ителүчеләр урамнарны яшелләндерү, төзекләндерү, тәрәзә юу, чүп түгү кебек эшләргә җәлеп ителәләр. Җавапка тртылучы җәмгыять файдасына укуыннан яки эшеннән буш вакытта эшләргә тиеш. Суд аның 60тан 480 сәгатькәчә булган гомуми вакытын билгели, ә предприятиедә сәгатьләрне көннәргә бүләләр. Барлык хөкем ителүчеләр дә диярлек җәзалау срогын тизрәк тутыру өчен максимум буенча көненә дүртәр сәгать эшләргә тырышалар. Предприятиегә срогын штукатур-буяучы, урам себерүче булып эшләп түләргә килүчеләр еш кына шунда даими нигездә хезмәткә дә калалар. Узган елда  җәза үтәтү инспекциясе аша мәҗбүри эшкә тартылучы 31 кеше узды. 
Күп очракта мәҗбүри хезмәт куючылар кабат җинаятькә бармый. Беренчедән, ояты ни тора. Бер генә мисал, Буа районы суды Х.га 200 сәгать мәҗбүри эшләр билгеләде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең җәза үтәтү инспекциясе белән килештергән карары буенча ул авылда эшләп түләргә тиеш булды. Якташлары алдында гомуми файдаланудагы урыннарны җыештырды, үлән чапты, корыган  агачларны кисте. Авыл җирлеге башлыгы мондый җәзаның үтемле булуын раслый: “Сине һәркем таныган җирдә төзәлгәндә, кеше үзенең кылган гамәле өчен ныграк үкенә”. Икенчедән, кем дә түләүсез хезмәт резервы булырга атлыгып тормый.
Шулай да хезмәт һәркемне дә акылга утыртмый. Кайберәүләр эштән качу ягын карый. Андыйлар аерым контроль астына алына. Әгәр дә инде мәҗбүри эш төзәтми икән, җәза үтәтү инспекциясе аны кырысракка, ягъни иректән мәхрүм итүгә алмаштыруны сорый. Эштән качып йөрүчеләр колониягә җибәрелә, ә срок кабат исәпләнә. 8 сәгать мәҗбүри эш бер көн иректән мәхрүм итүгә алмаштырыла. Сүз дә юк, кеше хәтта кечкенә генә җинаять өчен дә җәзасын алырга тиеш. Әмма иректән азрак мәхрүм иткән саен җәмгыятьтә криминаль фон да түбәнрәк булачак. Димәк, җинаять җаваплылыгының альтернатив чараларын киңәйтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International