Көн темасы

2013 елның 18 гыйнвары, җомга
Шәһәрнең кайбер урамнарындагы юллардагы чокырларны соңгы вакытта юмарт яуган кар да күмеп бетерә алмады.
Шәһәр урамнары буйлап редакция автомобилендә әйләнеп йөргәч, шундый тәэсир калды. Сәяхәтебезне Вокзал урамыннан башладык. Мондагы юлның сыйфатына тел-теш тидерерлек түгел. Унике ел элек “Вираж” ябык акционерлык җәмгыяте төзегән юлда йөрүе үзе бер рәхәт. Аннан Октябрь тыкрыгына юнәлдек. Күренеп тора, урамнан яңа гына кар чистарту техникасы узган, җәяүлеләр өчен тротуар да салынган. Яшел, Горький, Ямашев, Пушкин урамнарында да тиңдәш хәлне күзәттек. Ә Вахитов урамыннан үткәндә кар боламыгы көпчәкләрне байтак “биетте”. Монда яшәүчеләрнең күбесе ишегалдындагы карны автомобиль юлына чыгарып өйгәннәр. Нәтиҗәдә болай да киң булмаган хәрәкәт полосасы тагын да тарайган. Ашыгып килсәң, кар “боткасында” идарәне югалтырга да мөмкин. Хәрәкәтне оештыру буенча юл инспекторы вазифаларын башкаручы Семен Власов белдерүенчә, андый юл пычратучыларга беренче тапкыр кисәтү ясала, әгәр хәл кабатланса, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 19.5 маддәсе нигезендә штраф салына.
Шәһәрнең транспорт иң күп агылучы Ефремов урамында юл чиста, ләкин аның сыйфаты турында яхшы сүз әйтеп булмый. Җәйдән калган чокырлар кар белән тулса да, автомобильне “сикертте” генә. Әлеге урыннарны урап узарга тырыштык. Автомобильчеләргә сөенечле хәбәр дә җиткерәсем килә: быел Ефремов урамында юлларны төзекләндерү планлаштырыла. Район башкарма комитетының транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлеге белгече Раил Галимов сүзләренә караганда, капиталь ремонт “Мәдрәсә” тукталышына кадәр 1 километр озынлыкта үткәреләчәк. Моңа республика бюджетыннан җитәрлек күләмдә акча бүлеп биреләчәк. Шулай ук шәһәрнең башка урамнарында да чокыр ремонты ясалачак. Бу эш 3674 мең сумлык башкарылачак. Узган ел  мондый төзекләндерү үткәрелгән Гагарин урамын үткәндә яманларлык урын тапмадык. Р. Люксембург, Жорес урамнары турында да шул ук сүзләрне кабатларга була. Ә Космовский урамына кергәч шунда ук аңладык, монда комлы-тозлы катнашма да сиптерелгән. Раил Илдар улы әйтүенчә, бу эш шәһәрнең башка урамнарында да башкарылачак. Моның өчен “Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)” ачык акционерлык җәмгыяте эшчеләре быелгы сезонга 2100 тонна катнашма әзерләгәннәр, оешманың 10 кар чистарткыч техникасы эшкә җигелә. Космовский урамында алар безгә очрады да. Бу урам буйлап өскә күтәрелгәч, ветеринария техникумыннан алып авыл хуҗалыгы идарәсенә кадәр арадагы сикәлтәле юлны “сикергәләп” кичкәндәй үттек. Шул ук хәл Энгельс урамының 97 номерлыдын 106 номерлы йортларына кадәр юлда да күзәтелде. К. Маркс, Гарнизов, Свердлов, Төньяк Коммуна урамнарындагы юлларның тигезсезлеген кар гына каплый алмый.
Шәһәр урамнарын карап йөргәннән соң шундый нәтиҗәгә килдек, юллар чиста, оешмалар алдында автомобиль кую урыннары кардан арындырылган. Дөрес, быел кар да әз. Әлегә һава торышы “Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)” җәмгыяте эшчеләренә ярдәм итә. Алар буранлы көннәрдә дә юлларны чистартып торырга, хәтта карны читкә ташырга да вәгъдә итәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International