Чисталык өчен тырыша

2013 елның 18 гыйнвары, җомга
“Идарәче компания” җәмгыяте узган ел нәтиҗәләре буенча ишегалды җыештыручы Руфия Ратникованы шәһәрдәге күпкатлы йортларның чисталыгын тәэмин итүдә иң яхшы эшләүче, дип белдерде. Уңган хезмәткәр Арефьев, Өрәңгеле, Б. Хмельницкий урамнарында урнашкан дистәләгән йорт тирәсен, тротуарларны себереп, кыш көне кардан чистартып тора, чүп савытларын түгә. Ике участокка хезмәт күрсәтүче җыештыручы иртәдән кичкә кадәр хезмәттән бушамый, иң мөһиме аны зур җаваплылык белән, яратып башкара. 
“Барысы да Руфия Мөсәллим кызы кебек эшләсә, шәһәребез күпкә чистарыр, матурланыр иде”, - ди Көнбатыш торак милекчеләре ширкәте җитәкчесе Марат Зәйнуллин. Руфия үзе исә быел, Экологик мәдәният һәм мохитне саклау елында, чисталыкка игътибар тагын да артырга, яшәүчеләр дә җаваплылык тотарга тиешләр, дип саный.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International