Буалылар ТР Президентына рәхмәтле

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Буа районына азык-төлек җыелмаларының өченче траншы керде. «Помощь рядом! Ярдәм янәшә!” акциясе кысаларында авыл җирлекләре башлыклары да актив һәм оператив катнаша. Без Кыят авыл җирлеге башлыгы Евгения Коруновадан җирлекнең күпме кешесе азык җыелмаларын алачак һәм нинди категориягә бирелгәне белән кызыксындык. "Безнең җирлектә әлеге категориягә кергән 26 граждан бар. Алар барысы да, чыннан да, мондый ярдәмгә мохтаҗ. Әлеге азык җыелмаларын алучылар категориясен искә төшереп үтәсе килә: яшәү минимумыннан түбәнрәк булган һәм сигез яшьтән өлкәнрәк балалар тәрбияләнүче аз тәэмин ителгән гаиләләр; ата-аналары алимент түләмәгән балалар; 65 яшьтән өлкәнрәк, пенсияләре яшәү минимумыннан түбән булган ялгыз яшәүче өлкән кешеләр; социаль куркыныч хәлдә булган гаилә балалары; опекуннар түләүсез нигездә тәрбияләнүче балалар, шулай ук пандемия шартларында зыян күргән үзмәшгульләр, шәхси эшмәкәрләр. Менә инде өченче транш пакетлар тарату үтәлде, хәзер без дүртенче көтәбез. Җыелма составына кирәкле барлык продуктлар керә. (ярмалар, макароннар, май, чәй, тушенка, куертылган сөт, вафли, кәнфит, консервлар һ.б.) Алучылар бик канәгать һәм рәхмәт сүзләрен генә әйтәләр”-, диде ул

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International