Табигатьне саклау барыбыз эше дә

2013 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе
Россиядә дә, Татарстанда да быел Экологик мәдәният һәм мохитне саклау елы. Бу уңайдан  нинди бурычлар куела?
“Безнең коллектив өчен һәр ел мохитне саклау елы. Быел бурычларыбыз, эшләребез тагын да артачак”, - ди ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе начальнигы Николай Васин. Аның әйтүенчә, аеруча күләмле хезмәт табигатебезгә аеруча зур зыян китерүче эре предприятиеләрдә башкарылачак. Төп максат – табигатькә китерелгән зыянны киметү. Идарәнең икенче разрядлы өлкән белгече Рамил Садыйков әйтүенчә, Идел аръягындагы алты район арасында табигатьне иң күп пычратучы Буа районы. Узган ел гына да алты район буенча һавага 2603 тонна химик катнашмалар, зарарлы парлар, тузан һәм башка зыянлы матдәләр чыгарылган. Шуларның 1607 тоннасы Буа районына туры килә. Ә Буаның үзендә бу өлкәдә “лидерлар” – май-сыр комбинаты, шикәр заводы, “Вираж” җәмгыяте. Шуңа күрә алардан салымнар да башкалардан күбрәк күләмдә түләттерелә. Ә менә җирле спирт заводы, Әхмәт электромеханика заводы, элеватор җәмгыяте чистарту корылмаларын киң кулланырга омтылу ягыннан үрнәк булып торалар. Атмосфераны пычратуга автотранспортчылар да өлеш кертә. Былтыр идарә хезмәткәрләре районнарның ЮХИДИ бүлекчәләре белән 422 автобусны тикшереп, 22 беркетмә тутырды. Табигатькә зыян китерү белән бәйле 18 эш җәмәгать судында каралды, 15 материал шәһәр прокуратурасына тапшырылды. “Табигатьне саклау өчен масштаблы чаралар уздыруны көтеп торырга кирәкми. Бары тик тәртип һәм законнарны көндәлек үтәү таләп ителә. Әмма моны аңламаучылар да байтак. Узган ел табигатьне саклау законнарын бозган өчен юридик затларга 160 мең сум, вазифаи затларга 994 мең сум, шәхси затка 75,1 мең сум штраф салынды”, - ди Рамил Тәүфыйк улы. Авылда да уңайлыклар тудыру, табигатьне саклау буенча чаралар планы, кагыйдәләре эшләнгән. Хәзерге вакытта шәһәрдә кар түгү өчен районның ЮХИДИ бүлекчәсе артында аерым урын билгеләнде. Авылларда да юлларны кардан чистартып, һәр төрле транспорт чарасы үтәрлек итеп карап тоту таләп ителә.
Экологик тәрбия бирүдә конференцияләр, конкурслар мөһим урын тота. Мәктәп укучылары арасында “Чисталык дәресләре”, “Җир сәгате”, “Үз агачыңны утырт”, “Татарстанның чиста урманнары” акцияләре шулай ук яшь буында табигатькә мәхәббәт тәрбияләүдә зур өлеш кертә.
Экология елында халык хупламаса, табигатьне саклау органнары үзләре генә әлләни эшли алмый. Шуңа күрә һәр кеше бу мәсьәләдә үзендә зур җаваплылык тойсын иде. Агач-куак утырту, җир куенына иңдерелгәнен карап үстерү, чисталык тәэмин итү, табигатьне пычратмау кебек эшләрнең әлләни авырлыгы юк. Бары теләк кенә кирәк”, - ди Николай Алексеевич.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International