Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Гармуннарга “икенче тормыш” бирә
2013 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе
Шәһәрдә яшәүче Рөстәм Әбүзәров гармуннарга “гомер” өсти, ул аларны үз куллары белән төзәтә.
“Әтием Хаҗиәхмәттән күчте бугай миңа музыкага мәхәббәт. Ул гармунда уйный иде, мин дә көйне “җыеп утыра” торгач, ярыйсы гына моң чыгарырга өйрәндем”, - ди үзе. Өендә хромкасы, Тула, Саратов тальян гармуннары бар. Сәнгать мәктәбен тәмамлаган кызлары Гүзәл белән Гөлнараны гармун көе астында биетеп үстерде, дисәң дә була.
Үзе җитәкләгән РОСТО (ДОСААФ) район оешмасында да Тула гармуны тора. Берәр хезмәттәшенең туган көне яки юбилее уңаеннан тәбрикләүләргә гармун көе дә кушыла. Музыканың сихри көчкә ия икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Әмма бер генә әйбер дә мәңгелек булмаган кебек, музыка кораллары да “картая”. Рөстәм үзе әйтүенчә, аккордеонда, баянда, төрле гармуннарда күп уйнаганлыктан төзексезлекләр барлыкка килә. Үз куллары белән сак кына ачып, төзәтү эшендә музыканы ишетә белү сәләте булыша. “Минем эш коралларым – яссы табанлы кыскыч, эскәк, җилем, тимер кисәкләре”, - ди гармуннарга җан өрү остасы. Таныш-белешләргә дә бик ярап куя әле аның алтын куллары. Бөтен кеше дә гармунның “бакаларына” басканнан соң көй чыкмаса, аны төзәтү өчен Казанга я башка шәһәргә чыгып китә алмый. Җитмәсә, хәзерге көндә хромкалар олы яшьтәгеләрдә генә. Яшь-җилкенчәк арасында элеккечә гармун тартып авыл урамнарын иңләү сагынып сөйләргә генә калды. Шәһәрдә яшәүче Җиһангәрәй абыйның “Вятская” гармунының телләре “биеми” иде. Төзәткәннән соң пенсионер шатлыгын кая куярга белмәде. Рөстәм аңа моннан соң уен коралының сыйфатын югалтмас өчен дымлы урында сакламаска киңәш итте. Гармуннар үзләрен хөрмәт итүчеләрне генә якын күрә, бөтен байлыклары белән шуларга гына ачыла бит. Ә Ташкент якларыннан кайткан Абдулла бабайга хромкасының үз тавышын кайтарып, аны чиксез шатландырды. Шул рәвешле Рөстәм үзе дә музыканы дус күреп, кешеләргә дә хәленнән килгән кадәр ярдәм итеп яши. “Чанада утырып барырга яратсаң, аны тартырга да өйрәнергә туры килә. “Хоббием” кемгә дә булса кирәк булса, сөенәм генә”, - ди Рөстәм Хаҗиәхмәт улы.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана. Әлеге чаралар Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге тарафыннан бирелә торган компенсацияләрнең һәм акчалата түләүләрнең киң спектрын үз эченә ала.
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
27
апрель, 2026 ел
2026 елның 28 апреленә Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
Болытлы. Төнлә яңгыр һәм юеш кар ява, көндез урыны белән азрак явачак.
Татарстанда җир кишәрлекләренең хокук ияләре өчен кайнар линия узачак
Иртәгә, 28 апрельдә, Татарстан Росреестры торак пунктларда, шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә урнашкан җир кишәрлекләреннән файдалану мәсьәләләренә багышланган кайнар линия үткәрәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз