Уникаль йорт проекты авторы

2013 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе
М. Вахитов исемендәге гимназиянең 11 сыйныф укучысы Энҗе Насыйбуллина “Перспектива” инновацияле фәнни-техник проектларның III регионара конкурсында катнашып, “Архитектура һәм төзелеш” номинациясендә беренче урын яулады. Аның аз чыгымнар тотып, яңа технологияләр кулланып төзелгән унике катлы йорт проектын жюри югары бәяләде. Энҗе ТР  Мәгариф һәм фән министры Э. Фәттаховның I дәрәҗә Дипломына ия булды. Аңа шулай ук Казан архитектура төзелеш университетына керү өчен юллама да бирелде. 
Укучыны әзерләүдә ярдәм иткәне өчен укытучы Алсу Сөнгатуллинага Э. Фәттаховның Рәхмәт хаты тапшырылды.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International