Конкурс

2013 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Универсиада-2013 уеннарын һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын ачу һәм ябу рәсми тантаналары узачак 45 мең урынга исәпләнгән стадион исеменә конкурс игълан ителде.
Конкурс ике этапта үткәреләчәк:
- беренче этап 2013 елның 18еннән 24 гыйнварына кадәр уза. Аның кысаларында теләге булган һәркем стадион исеменә үз вариантын “конкурска” билгесе белән электрон почта аша pr@tatar-inform.ru адресына җибәрә ала;
- икенче этап 2013 елның 25еннән 31 гыйнварына кадәр үтә һәм беренче тур нәтиҗәләре буенча “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында ачык тавыш бирүне үз эченә алачак. Анда һәр кеше тәкъдим ителгән вариантларның берсе өчен тавыш бирә ала.
Конкурс нәтиҗәләре матбугат һәм массакүләм коммуникацияләре республика агентлыгы һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтларында конкурс төгәлләнүгә игълан ителәчәк һәм җиңүчегә кыйммәтле бүләк тапшырылачак. Конкурс “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан үткәрелә.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International