Спорт сөючеләр – спартакиадага!

2013 елның 25 гыйнвары, җомга
Быел җәй Казанда узачак ХХVII Бөтендөнья Универсиадасына буалылар да өлеш кертә – районда аңа багышлап 4 ай дәвамында “Сәламәтлек” спартакиадасы үткәреләчәк.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Линар Вәлиуллин әйтүенчә, анда барлык оешма-предприятиеләрнең, хезмәтчелекләрнең, учреждениеләрнең, агрофирмаларның физкультура коллективлары, авыл җирлекләре, спорт мәктәпләре, укытучылар  командалары катнаша ала. Спортчыларның җирле пропискалары һәм 20 яшьтән өлкәнрәк булулары гына шарт итеп куела. Бәйгеләр исә 13 төрдә үткәреләчәк. Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә саллы бүләкләр әзерләнгән. Беренче урын алучы 100 мең сум, икенчесе – 70 мең сум һәм өченче баскычка күтәрелүче 50 мең сум акчага ия булачак. Шулай ук барлык төрләр буенча призлы урыннар алучылар да читтә калмаячак – аларга Мактау грамоталары һәм акчалата призлар тапшырылачак. 
Командаларны тупларга ашыгыгыз! Спартакиада башланырга вакыт күп калмады – старт 2 февральдә волейбол уены белән  биреләчәк. 8 кешелек команданың составы катнаш булырга тиеш. 16 февральдә 2шәр ир-егет-тән һәм хатын-кыздан торган команданы Наратлык урманында чаңгыда узышлар, 23ендә 1әр ир-егеттән һәм хатын-кыздан торганын йөзү буенча бәйге көтә. Март аенда 5 ярыш була. 16сында өстәл теннисы һәм бадминтон (2 ир-ат һәм 1 хатын-кыз), 23ендә шашка һәм шахмат (1әр ир-егет һәм хатын-кыз) буенча көчлеләр, 30 мартта 65, 70 килограммга кадәр һәм 75 килограммнан югарырак үлчәүдә көрәшү өчен һәр командадан өч ир-егет чакырыла. 13 апрельдә нык беләкле ир-ат үзен гер күтәрүдә, 20сендә 1әр ир-егет һәм хатын-кыз кул көрәштерүдә сыный ала. 27 апрельдә  2шәр егет һәм хатын-кыздан торган җиңел атлетикачылар йөгерү юлларына чыгачаклар. 18 май көнне “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” бәйгесе узачак. Бала 12 яшьтән өлкән булмаска тиеш. Спартакиаданың соңгы төре – мини-футбол. Алты кешелек команда 16 май көнне футбол кырына чыгачак.
Катнашуга заявкаларны тагын да иртәрәк – 28 гыйнвардан да соңга калмыйча 3-18-93 телефон номеры яисә E-mail: Guliya.Kozyreva@mail.ru электрон почтасы буенча яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә бирергә кирәк. Командалар күбрәк булган саен бәйге дә кызуырак узачак. Һәр спорт сөючегә уңышлар телибез
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International