Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Йөртүчеләргә мәдәнилек җитми
2013 елның 25 гыйнвары, җомга
Узган ел районда 57 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шуларның 3 автомобиль йөртү стажы 3 елдан артмаучылар гаебе аркасында килеп чыкты. Моннан нәтиҗә – автомәктәпләрдә укыту сыйфатын күтәрергә кирәк.
Дүшәмбе көнне район ЮХИДИ бүлекчәсе бинасында узган киңәшмәдә сүз шул хакта барды. Анда Идел аръягы районнарындагы автомәктәпләр җитәкчеләре, укытучылары, инструкторлар катнашты. Чараны Буа ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Равил Мөхәммәтбариев ачып җибәрде. Аның әйтүенчә, 2006-2012 елларга юл һәлакәтен киметүгә эшләүче максаткан федераль дәүләт программасында күрсәтелгән бурычлар безнең районда ахыргача гамәлгә ашырылды. Моның төп дәлиле – алдагы еллар белән чагыштырганда ДТПларның кимүе. Җитәкче 2013-2020 елларга исәпләнгән яңа программа белән дә таныштырып үтте. Аның буенча 2020 елга юл һәлакәтләрендә каза күрүчеләр, үлүчеләр саны 25 процентка кимергә тиеш. Равил Мөхәммәтхан улы автомәктәпләр эшчәнлегендә җитешсезлекләр хакында да әйтеп үтте. Аның фикеренчә, аларда техника турында тулы мәгълүмат базасы юк, тәҗрибә өстендә аз эшлиләр, автодромнар тиешенчә җиһазланмаган. “Безнең автомобиль йөртүчеләргә мәдәнилек җитми. Югыйсә, бер-береңә юл бирү, гади генә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү авыр түгел бит”, - дип, чыгышын тәмамлады ул.
Аннан соң сүз бүлекчәнең теркәү-имтихан алу төркеменең өлкән дәүләт инспекторы Илдар Гыймалетдиновка бирелде. Ул да автомәктәпләр җитәкчеләре алдында җитешсезлекләрне бетерү бурычы куйды. Шулай ук ел буе инспекторлар тарафыннан куелган таләпләрне үтәп килгән, белемле, беренче тапкырдан ук имтихан тапшыручы курсантлары белән мактана алган автомәктәпләргә кубоклар һәм Мактау грамоталары тапшырды. Мондый бүләкләрне баштан гомуми рейтинг буенча беренче һәм икенче урыннарга чыккан апаслылар алса, безнең район да өлешсез калмады – “РОСТО” (ДОСААФ) автомәктәбе өченче призга ия булды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана. Әлеге чаралар Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге тарафыннан бирелә торган компенсацияләрнең һәм акчалата түләүләрнең киң спектрын үз эченә ала.
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
27
апрель, 2026 ел
2026 елның 28 апреленә Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
Болытлы. Төнлә яңгыр һәм юеш кар ява, көндез урыны белән азрак явачак.
Татарстанда җир кишәрлекләренең хокук ияләре өчен кайнар линия узачак
Иртәгә, 28 апрельдә, Татарстан Росреестры торак пунктларда, шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә урнашкан җир кишәрлекләреннән файдалану мәсьәләләренә багышланган кайнар линия үткәрәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз