Өч гаиләдә – өй туе

2013 елның 26 гыйнвары, шимбә
Зур Боерган авылында “Авылны үстерү” федераль максатчан программасы нигезендә терлекчеләр өчен йортлар төзелде. Аларны файдалануга тапшыру тантанасы авыл халкы өчен дә зур бәйрәм булды.
Урта мәктәптән ерак  булмаган урындагы йортлар тирәсе иртәнге якта ук төзүчеләр, йортларның булачак хуҗалары, аларның туган-тумачалары белән тулы иде. Муниципаль район башлыгы Рафаэль Әбүзәров халыкка соңгы елларда авылларда яшәүчеләрне федераль һәм республика программалары нигезендә торак белән тәэмин итүнең торышы турында сөйләде. Аларның берсе – 2006 елдан “эшли башлаган” “Авылны үстерү” программасы нигезендә бүгенгәчә районда 212 гаилә (аларның 181е авылда, 31е шәһәрдә) “түбәле” булды. Рафаэль Хаҗи улы әйтүенчә, әлеге 212 торакның 24е “Вамин-Буа” агрофирмасына кергән авылларга туры килә. “Авылны үстерү” программасы нигезендә районда квартир алу өмете белән 157 гаилә чиратта тора. Хөкүмәт тарафыннан средстволар бүленеп бирелү белән аларның да проблемалары хәл ителәчәк. Йортларны торгызган “Энергия-Буа” җәмгыяте җитәкчесе Таһир Арсланов төзүчеләрнең терлекчеләргә дигән торакны коруда аеруча тырышып эшләүләрен билгеләп, күченүчеләргә идәнгә паласлар, келәмнәр бүләк итте. “Йорт тирәсенә мал-туар асрау өчен сарай-абзарлар төзү мөмкинлеге дә бар. Җиләк-җимеш агачлары утырту, яшелчә үстерү өчен дә җир мәйданы җитәрлек. Яңа нигез бәхетләр китерсен”, - дигән сүзләр әйтеп, Рафаэль Хаҗи улы сыер савучы Фәнисә  Матросовага, терлекчеләр Ирина Усиковага, Петр Архиповка ачкычлар тапшырды. Өч бала анасы Алена Архипова барысы исеменнән дә үзләрен “түбәле” иткән өчен район, “Вамин-Буа” агрофирмасы җитәкчеләренә, төзүчеләргә зур рәхмәт белдерде. Янәшә корылган йортларга керү юлындагы тасманы кискәннән соң барысы да эчкә үтеп, үзләренең “куышларына” юнәлделәр. Гаиләләрне түбәләре агартылган, диварларына күзләрне иркәләүче төрле төстәге обойлар ябыштырылган, уңайлыклар тудырылган. Салкын, кайнар сулары, канализацияләре булган квартиралар шәһәрдәгедән берни белән дә аерылып тормый. Рәхәтләнеп яшәргә, акыллы, тәртипле балалар үстерергә язсын.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International