“Участковый”ларга йортлар төзелә

2013 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе
Быел авылларда тәртип саклаучы полициянең участок вәкилләренә хезмәт урыныннан бирелүче йортлар төзеләчәк.
Бу ТР Президентының “Татарстан Республикасында җәмәгатьчелек тәртибен саклауны көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында”гы 369 номерлы Боерыгы һәм ТР Министрлар Кабинетының “Милициянең участок вәкилләре эшчәнлеге нәтиҗәлелеген, социаль-хокукый яклау дәрәҗәсен арттыру буенча өстәмә чаралар турында”гы 528 номерлы Карары нигезендә гамәлгә ашырыла. Узган ел ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика районнарында быел 20 модульле йорт төзеләчәген белдерде. Әлеге яңалык районның 2013-2016 елларда хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программасына да кертелде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге начальнигы Айрат Ханбиков әйтүенчә, быел андый модульле йортлар Кайбыч, Иске Суыксу авылларында, ә киләсе елда Мөкерле авылында төзеләчәк. Йортларның гомуми мәйданы 72,9 квадрат метрга исәпләнгән. Йортның бер ягында “участковый” гаиләсе яшәячәк, икенчесендә эш кабинеты булдырылачак. Бу җирле полицейскийга йомышы төшкән халык өчен бик уңайлы. Ул авылдашларына тәүлек буе ярдәм күрсәтә ала. Ә хәзергә территориаль участоклар буенча авылга беркетелгән хокук сакчылары шәһәрдән килеп эшләргә мәҗбүр.
Хезмәт урыныннан бирелүче әлеге йортларның чыгымнарының яртысы ТР Эчке эшләр министрлыгы, ә калган өлеше район бюджетыннан финанслана. Шуңа да бу йортлар муниципаль мөлкәт булып санала. Участок вәкиле әлеге йортта үзе эшләгән чорда гына яши ала. Йорт салу өчен кеше күп яшәгән авылларны сайлау юкка түгел. Айрат Равил улы белдерүенчә, полицейский авылда үз вазифасын үтәгәндә, аның гаилә әгъзалары да эш белән тәэмин ителергә тиеш. Өстә санап үтелгән зур авылларда хезмәткәрнең балалары өчен балалар бакчасы, мәктәп гөрләп эшли, шулай ук агрофирмаларда эш табу мөмкинлеге дә зур. “Участок вәкилләрен авыл җирлекләренә күчерү юкка түгел, чөнки  ул анда хокук бозуларны профилактикалау эшен тулысынча алып барачак.  “Пропискалы” авыл полицейские  тәртип саклауга зур өлеш кертәчәк”, - ди полициянең  участок вәкилләре бүлеге  начальнигы Илгиз Шәрипов (рәсемдә).
Авыл участковыйлары белән беррәттән шәһәрдә эшләүчеләрнең дә торак мәсьәләләре хәл ителә. Күптән түгел андыйлар өчен Буада барлык уңайлыклары булган, индивидуаль җылытылучы ике квартира сатып алынган. Алар бүгенге көндә яшәү урыны булмаган хезмәткәрләргә биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International