Китап белән дуслар

2013 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе
Район үзәк китапханәсендә китап сөючеләр арасында үзенчәлекле конкурска нәтиҗә ясалды. Үзәк китапханәгә 1,5 мең данә әдәбият бүләк иткән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте директоры киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов “Елның иң юмарт химаячесе” исеменә лаек булды. Район газетасы редакциясендә, машина төзү заводында эшләүчеләр “Иң күп укучы”, пенсионерлар Әмин Гобәйдуллин, Ленар Гарифуллин, Җәүдәт Идиятуллин, Александр Ромодин, Равил Вәлишев “Китапханәгә тугрылык” номинацияләрендә җиңделәр. Әниле-кызлы Светлана һәм Ася Васильевалар иң күп китап укучы гаилә булып танылды, иң яшь укучы “Әкият” балалар бакчасыннан 5 яшьлек Резеда Сафина, иң өлкән укучы – 85 яшьлек Рәкыйп Хисмәтов. 1 номерлы мәктәпнең 3 “А” һәм 3 “Б” сыйныфлары “Иң күп укучы сыйныф”, “Иң кызыксынучан” һәм “Иң эрудицияле” булып 2 номерлы лицейдан Гөлназ Хәйруллина, Анастасия Чикилева, Ксения Юманова, “Тарихи китаплар яратучы” булып Владимир Колбасов, яшьләр арасында иң күп укучы булып Диләрә Нәҗмиева танылдылар. Аларга бүләкләр тапшырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International