Универсиада Уты – Россиядә

2013 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе
24 гыйнварда Универсиада Уты Кореяның Пусан шәһәреннән Владивостокка “килеп җитте” һәм эстафетаның Россия этабы башланды.
ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы эстафетасы 2012 елның 12 июлендә Франциядә старт алды – аны кабызу тантанасы Парижның 1923 елда тарихта беренче Бөтендөнья студентлар Уеннары узган Сорбонна университетында узды. Аннан Ут 5 континентта, дөньяның егермедән күбрәк портында булды. Россиядә исә факел йөртүчеләр, Көнчыгыштан Көнбатышка таба күченеп, Россиянең 30 эре студентлар үзәгенә сәяхәт кылачаклар. Ут эстафетасы Татарстанның муниципаль берәмлекләрен колачлап, Универсиада ачылган көндә Казанда төгәлләнәчәк.
Универсиада үзенең әһәмиятлелеге буенча Олимпиададан кала икенче урында тора. Ул ике елга бер мәртәбә үткәрелә һәм анда 17дән 28 яшькәчә студентлар һәм аспирантлар катнаша. Студентлар спорты тарихы Америка Кушма Штатларында студентлар арасында халыкара ярышлар узган 1905 елдан башлана. 1919 елда Жан Птижан тарафыннан студентларның Халыкара конфедерациясе төзелә. Парижда I Бөтендөнья студентлар уеннары әлеге оешма канаты астында уза. Тагын бер елдан яңа структура – Халыкара студентлар конфедерациясе барлыкка килә. Аның эшчәнлеге барышында 1939 елга кадәр уеннар тагын 8 мәртәбә үткәрелә. 1947 елда Халыкара студентлар оешмасы (UIE) төзелә. Ул үткәргән бәйгеләрдә Көнбатыш илләре катнашмый диярлек. Халыкара студентлар оешмасының дәвамчысы булып Студентлар спортының Халыкара федерациясе (FISU) тора. 1959 елда  UIE әгъзалары  FISU составына керә. Шул ук елда Туринда беренче җәйге Универсиада уздырыла. Анда дөньяның 45 иленнән 365 яшь спортчы катнаша. Бер елдан Франциядә узган беренче кышкы уеннарда 13 комплект медаль уйнатыла. VII җәйге Универсиада 1973 елда Мәскәүдә үтүе һәм ун спорт төрендә 4000 спортчы катнашуы белән истәлекле. Ул вакытка катнашучылар саны рекордлы күрсәткечкә җитә. СССР һәм Россия өчен Универсиада һәрвакыт мөһим чара булып саналды. Совет спортчылары ярышларда ба-ры бер тапкыр – 1967 елда Токиода узганында гына катнашмадылар. Россия һәм СССР җәйге һәм кышкы студентлар уеннарының рәсми булмаган гомумкоманда исәбе буенча 13 тапкыр җиңү яуладылар. Алда торганына да зур өметләр баглана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International