Түбәдә кар ятмасын

2013 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе
Буа шәһәр прокуратурасы гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә һәм торак фондны эксплуатацияләгәндә халыкны түбәләрдән төшүче кардан һәм боздан саклауга юнәлтелгән законның үтәлешен тикшерде.
ТР Дәүләт торак фонды инспекциясе хезмәткәрләре дә җәлеп ителгән әлеге тикшерү вакытында “Буа районы һәм шәһәре идарәче компаниясе” чикләнгән җаваплылыклы җәмгыяте һәм “Көнбатыш” торак милекчеләре ширкәте карамагындагы йортлар күздән кичерелде. Вокзал урамы, 82 йорт, Б. Хмельницкий урамы, 46 йорт адресы буенча урнашкан күпквартиралы торак йортларның подъездларга керү ишекләре өстендә, шулай ук ишегалды ягыннан түбәләрендә кырыйга чыгып торучы кар-боз туплануы ачыкланды. Күпквартиралы йортларның түбәләре кардан вакытында арындырылмый.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча шәһәр прокуроры тарафыннан “Буа районы һәм Буа шәһәре идарәче компаниясе” чикләнгән җаваплылыклы җәмгыяте генераль директоры А. Павловка, “Көнбатыш” торак милекчеләре ширкәте рәисе М. Зәйнуллинга карата РФ Административ хокук бозулар турында Кодексының 6.4 маддәсе буенча административ хокук бозулар турында эш кузгалтылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International