Аның кебекләр кирәк әле

2013 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Иске Суыксу урта мәктәбенең физика укытучысы Рафыйк Ногманов үзенең эшләве дәверендә әлеге фәнгә мәхәббәт тәрбияләү белән бергә балаларда авырлыкларны җиңү, максатка ирешә белү, мөстәкыйльлек кебек сыйфатлар тәрбияләргә омтыла.
Ул Казан дәүләт педагогия институтында укыганда булачак укытучылар өчен “Җәмгыять һөнәрләре” факультеты ачылды. Физика-математика факультеты студенты Рафыйк кирәге булыр әле, дип, әлеге факультетны да тәмамлады. Кама Тамагы районының Олы Карамалы, үзебезнең районда Карлы, Иске Суыксу мәктәпләре директорлары булып эшләгәндә өстәмә белем бик тә ярап куйды. Ул җитәкләгән Карлы тулы булмаган урта мәктәбе тәртип һәм өлгереш буенча үткәрелгән республика конкурсында беренче урынны яулап, “Ел мәктәбе-96” дәрәҗәсенә лаек булды һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының I дәрәҗә Дипломына лаек булды. Ә туган авылы мәктәбенә директор итеп билгеләнгәннән соң эшен уку йортын төзекләндерүдән башлады. Яңгыр яуган саен түбәгә су үткәч, аны алыштыру артыннан озак йөрде. Ул чактагы муниципаль район башлыгы Әгъләм Садретдинов түбәне шифер белән ябарга тәкъдим итсә дә, директор, ризалашмыйча, булса-булсын инде, дип цинкланган калай белән яптыруга иреште. Аның тырышлыгы аркасында мәктәп районда беренчеләрдән булып газ кулланып ягуга күчерелде. Уку йортының тәҗрибә участогына утыртылган сортлы карлыганнар, әйләндереп алган коймалар, асфальт сукмаклар аның тырышлыгы нәтиҗәсе. Хәзерге көндә 7-11 сыйныфларда физика фәнен укытучы Рафыйк балаларга төпле белем бирергә омтыла, аларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләүдә тырышлыгын кызганмый. Укучыларда үз фәненә мәхәббәт уяту мак-сатында төрле чаралар, аерым алганда физика көннәре атналыклары үткәрә. Атаклы физиклар Камил Вәлиев, Роальд Сәгъдиев һәм башкаларның тормыш юллары белән таныштыра, кроссвордлар, сканвордлар чишү бәйгеләре, блиц-викториналар үткәрә. “Физика – фәннәр патшасы” дигән темага КВНны укучылар аеруча көтеп алалар. “Физика тормышта бик кирәкле фән, чөнки илебезнең киләчәген тәэмин итүдә, аның нигезен ныгытуда роле ифрат зур. Хәзерге көндәге нанотехнологияләр киләчәк буыннан төпле белем  туплауны таләп итә”, - ди укытучы. Ул авыллардагы мәктәпләрдә физика укытуны тормыш белән бәйләү өчен педагогка мөмкинлекләр күбрәк, дип исәпли. Аның фикеренчә, үсемлекләр һәм хайваннар үсешендәге физик һәм биологик процессларда физик законнар, закончалыкларның үз урыннарын күрсәтергә тулы мөмкинлекләр бар. 
Рафыйк Мөсәллим улы 30 елдан бирле җирле үзи-дәрә Советы депутаты буларак та, авыл халкының тормыш-көнкүрешен камилләштерүдә өлеш кертә, җирле проблемаларны хәл итүдә актив катнаша. Үзе әйтүенчә, өйдә утырырга яратмый, һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә буласы, кешеләргә шатлык бүләк итәсе килә. Сабантуйларда алыштыргысыз алып баручы буларак та хөрмәтлиләр авылдашлары. Тарих укытучысы Равил Җамалетдинов белән бергә мәктәп  музее оештыруда да үзеннән зур өлеш кертте. Күп балалы гаиләдә туып-үскән педагог балаларында да хезмәткә мәхәббәт тәрбияләде. Кайда гына эшләсә дә, “укытучы” дигән исемгә тап төшермәде.
Шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен каршылаган укытучы үзе белем биргән укучыларыннан, хезмәттәшләреннән күп котлаулар кабул итте. Районның мәдәни үсешенә зур өлеш керткәне өчен ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатына лаек булды. Укытучы буларак күп бүләкләргә ия хезмәт ветераны Рафыйк Мөсәллим улы һаман сафта, эзләнүдә, яшьләрчә күтәренке күңел, дәрт белән яши.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International