Җирне законсыз биләсәләр

2013 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Былтыр ТР буенча Росреестр идарәсе җир турында законнар бозылуның 11 меңнән күбрәк очрагын ачыклады. Арада иң күбе – җир участогын үзбуйлап биләү яисә аннан билгеләнгән тәртиптә рәсми-ләштерелгән кишәрлеккә хокук бирүче документларсыз файдалану.
Андый хокук бозулар 2012 елда Казанда 986,  Буада 169 очрак теркәлде. Җир законнарын юридик затлар да, физик затлар да, әмма барыннан да күбрәк гади гражданнар бозалар. Шул рәвешле, Татарстанда 7290 хокук бозу кишәрлекне үзбуйлап биләү белән яисә аны билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән җиргә хокук бирүче документларсыз файдалану белән бәйле, шуларның 6187сендә физик затлар гаепләнә, Буа районында исә шул чагыштырмада 169 хокук бозуның 161ендә – физик затлар. Кагыйдә буларак, җир участогын законсыз файдалану аны коймалауны, анда төзелешләр һәм корылмалар урнаштыруны, авыл хуҗалыгы һәм башка культуралар чәчүне һәм утыртуны, җир участогына аларның законлы хуҗалары, контрольлек итүче органнар килүгә каршы торуны үз эченә ала. 
РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 7.1 маддәсенә туры китереп, әлеге хокук бозу өчен штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган: гражданнар өчен – 500дән 1000 сумгача, вазифаи затларга – 1000нән 2000 сумгача, юридик затларга 10 меңнән 20 мең сумга кадәр. Узган ел, мәсәлән, ТР буенча Росреестр идарәсенең дәүләт җир инспекторлары тарафыннан әлеге маддә буенча закон бозучыларга карата 6 миллион сумнан күбрәк суммада штраф салынды. Гаеплене административ җаваплылыкка тарту, штраф түләттерү аны хокук бозуларны читләштерүдән дә азат итми. Җир участогын үзбуйлап биләгәндә аны бушатырга һәм законлы хуҗасы, иясе, файдаланучы яисә арендалаучы, хакимият органы яисә җирле үзидарә органы тарафыннан алга таба файдаланырга яраклы хәлгә китерергә кирәк.  
Мәгълүмат өчен: Җир законнары бозылу белән бәйле мәсьәләләр буенча ТР буенча Росреестр идарәсенең Буа шәһәре, Космовский урамы, 108 “Г” адресы буенча урнашкан Буа бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Телефон: 3-56-87.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International