Яшьләр дә, олылар да актив булды

2013 елның 1 феврале, җомга
Үткән шимбә көнне Наратлык урманында узган чаңгы ярышында яшьләр дә, олылар да актив катнашты – 30лап команда, 300дән күбрәк спортчы килде.
1999 елда туган һәм аннан яшьрәк, 1997-98, 1995-96 елларда туган ир балалар һәм кызлар арасында пьедесталның беренче баскычына тулысынча Югары Лашчы укучылары – Анжелика Александрова һәм Алексей Андреев, Алина Кожевникова һәм Дмитрий Никонов, Кристина Петрова һәм Вадим Журавлев күтәрелделәр.  Студентлар арасында ветеринария техникумыннан Гөлия Усманова һәм Владимир Казаков җиңделәр. 20-40 яшьлек спорт сөючеләр арасында финиш сызыгын “Буа газы” эксплуатация-җитештерү идарәсеннән Ландыш Хәйретдинова, Буа электр челтәрләреннән Александр Меметов, 41-60 яшьлекләрдән Чуаш Киштәгеннән Анна Спиридонова, аучылар һәм балыкчылар җәмгыятеннән Сергей Тимофеев, 61 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Инсаф Гыймалетдинов беренче булып уздылар.
Чаңгычыларны алда “Россия чаңгы юллары” бәйгесе көтә. Ул 9 февральдә үтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International