Проблемаларны бергәләп чишәргә

2013 елның 1 феврале, җомга
Гыйнвар уртасыннан районда авыл җыеннары башланды. Ул анда яшәүчеләрнең хәлен сорашу, проблемаларын ачыклау максатында оештырыла.
Район җитәкчелеге катнашында бу җыеннарда авыл җирлекләре башлыклары, полициянең участок вәкилләре еллык эшчәнлеккә йомгак ясадылар.
Зур Фроловода узган җыелышта авыл җирлеге башлыгы Александр Лазарев белдерүенчә, авылда көнкүреш зарланырлык түгел. Сыер фермасы булу кешеләрне эшле итә.  Александр Николаевич авыл тормышының уңай якларын гына түгел, проблемаларын да әйтеп узды. Авыл чиркәвенә бару юлының начар булуын,  Каенлык авылында еш кына җәен су булмавын хәбәр итте. Муниципаль район башлыгы урынбасары Валерий Егоров яңа суүткәргечнең проекты әзер булуын, ә аны төзү өчен республика бюджетыннан акча бүлеп биреләчәге хакында әйтте. 
Әлеге проблемалар Алших авылында узган киңәшмәдә дә яктыртылды. Авыл җирлеге башлыгы Сергей Киргизов еллык нәтиҗәләр белән таныштыргач, авылга үзәк суүткәргеч булдыру зарурлыгына тукталды. Шулай ук ул әлеге җирле үзидарәгә кергән авыллар эчендәге юлларны төзекләндерү кирәклеге хакында да җиткерде. Муниципаль район башлыгы Рафаэль Әбүзәров агрофирма җитәкчелегенә халык тагын да тырышып эшләсен өчен уңай шартлар тудыру һәм киләчәктә сөт һәм ит җитештерүне арттыру бурычын куйды. Мөкерле авыл җирлегендә оештырылган җыенга килгән барча халык район вәкилләреннән Отрада авылына бару юлын яхшыртуны сорады. “Бу авылга барлык инженерлык коммуникацияләре дә үткәрелгән. Халык күп йөри. Юлның начар булуы кәефебезне төшерә”, - диде авыл җирлеге башлыгы Валерий Носов. Ул шулай авылга яңа күпер кирәк, дип тә белдерде. Протопопово мәктәбендә капиталь ремонт бару сәбәпле, авылдашлары исеменнән республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.
Районның барлык авыл җирлекләрендә барган җыеннар җанлы уза. Андагы сөйләшүләр күп кенә мәсьәләләргә ачыклык кертте. Киләсе елда авыл тормышын яхшырту өстендә нинди эш алып барырга кирәклегенә басым ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International