Китап битләрендә яшәрләр

2013 елның 1 феврале, җомга
Киләсе дүшәмбедә Буада 2002 елның 4 февралендәге канлы вакыйгага унбер ел тула. Кораллы дезертирлар юлына аркылы басып, алар кулыннан һәлак булган милиция хезмәткәрләре батырлыгы бүген китапка языла. 
Әлеге вакыйганың тулы хронологиясен торгызып, геройлар турында хезмәттәшләре, гаиләләре истәлекләре белән китап чыгару идеясе Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа бүлеге буенча начальнигы Айрат Равил улы Ханбиковныкы (рәсемдә). Хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булучылар истәлеген мәңгеләштерүдә ТР Эчке эшләр министрлыгы, РОВД бик күп эш башкардылар. Соңгы елларда Айрат  Равил улы инициативасы белән Ульяновск – Буа юлында Борындык станциясенә илтүче тыкрык янындагы ягулык салу станциясе каршында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булучылар – юл-патруль хезмәтчелеге инспекторы Илнур Хәйруллинга, штаттан тыш хезмәткәрләр Олег Сайкинга һәм Сергей Шурбинга куелган истәлек ташлары яңартылды, Буа шәһәренә керү юлы кырыенда ведомстводан тыш сак бүлегенең үзәкләштерелгән сак пульты кизү торучысы Рәшит Шәрәфетдиновка куелган истәлек ташы, уңайлырак урынга күчереп, яңадан салынды. Ә опервәкил Шамил Абдрахманов, милициянең өлкән участок вәкиле Гамил Заһретдинов, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге опервәкиле Азат Шәйдуллинның каны түгелгән Лашчы станциясендә аеруча зур хезмәт куелды. Территориядә эчке эшләр бүлеге коллективы, район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре, укытучылар көче белән чистартылып, иске-агач куаклардан арындырылып, Геройлар аллеясе утыртылды. Ә уртада өч таш һәйкәл калыкты. 
Әлеге китап өчен материаллар җыю, аны язу процессында безгә, редакция журналистларына – Әлфия Шәрәфетдиновага һәм миңа да катнашырга туры килде. Язмада 11 ел элек булган вакыйгаларны тулысынча дөреслеге белән күз алдына бастыру бурычы куелды. Моның өчен юл-патруль хезмәткәрләренең кораллы бандитлар белән беренче тапкыр очрашуы мизгеленнән алып яралы Сухоруковны чолганышка алып, канлы вакыйганың азагына кадәр барысы буенча да тулы картинаны торгызырга кирәк иде. Айрат Ханбиков, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре – Наил Гайнатуллин, Равил Мөхәммәтбариев, Фәрит Әхмәдуллов, Люция Әхмәдуллова һәм башкалар барысын да  бәйнә-бәйнә искә төшерделәр. Бу процесста тере шаһитлар да, гади гражданнар да катнашты. Кайбер шаһитларны табуы да җиңел булмады. Мәсәлән, кораллы хәрбиләр “кунакка кергән” тимер юл разъезды казармасында яшәгән Шәүкәт һәм Гөлчәһрә Гайнетдиновларның эзенә төшүе үзе бер тарих булды. Казармада күптән кеше яшәми, хуҗаларның кая китүе турында юньләп мәгълүмат та юк. Бу уңайдан элеккеге ПЧ-20 начальнигы Илгиз Нигъмәтуллинга рәхмәтебез зур. Дәваханәдән безнең белән элемтәгә чыгып, аларның кайда яшәүләре ихтималын әйтте. Кызганычка каршы, гаилә башлыгы исән түгел икән Гөлчәһрәне күрше авылдан табып сөйләттек. Атышларда көчкә исән калган Радислав Шурбин бандитлардан качып Карлы авылында кемнәр йортына кергәнен үзе дә оныткан инде. Ул ике гаиләгә ишек шакыган булып чыкты. Шулай ук Лашчы станциясендә Сухоруков автомат түтәсе белән “төеп” ишек ачтырган, аннары кереп атылган күрше Михайловлар янында да булдык. Алар бу хәлләр турында бүген дә тыныч кына сөйли алмыйлар, кыскасы, һәрберсе бер хикәя. Ул чактагы милиция кизү торучысы Алмаз Абдуллин әлеге вакыйгалар хроникасын сәгатьләп-минутлап язып барган документны хәзергәчә саклаган. Бу безнең өчен бик кыйммәтле дәлил булды.
Һәлак булучыларның гаиләләрендә булдык, сөйләштек, аралаштык, күз яшьләре белән хатирәләр бүлештеләр, ләкин, ничек кенә авыр булса да, һәркайсы булдыра алганча ярдәм итәргә тырышты. Аларга да рәхмәт.
Бүген китап басылу алдында тора. Дөрес, буяу исе аңкып торган офсет кәгазьдәге басманы кулга алганчы байтак вакыт үтәчәк: язмаларны битләргә саласы, фоторәсемнәрне урнаштырасы һәм финанслар табасы. Айрат Равилович белдерүенчә, бу эштә бернәрсә дә киртә булмаячак. Рус һәм татар телләрендә нәшер ителәчәк китап яшьләргә батырлык дәресләре, патриотлык үрнәге булып торыр, геройларның истәлеген буыннан-буынга күчерер.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International