“Китап сөючеләр” бәйрәме

2013 елның 2 феврале, шимбә

Ел  саен авыл китапханәсенә йөрүче укучылар арасында  иң күп китап укучылар белән “Китап сөючеләр” бәйрәме үткәрелә. Китапханәнең  “Иң күп китап укучысы” балалар һәм өлкәннәр өчен аерым билгеләнә. Укучы балалар өчен кичә Аксу урта мәктәбендә “Китап-галим, телсез мөгаллим” темасы астында 30 нчы гыйнвар көнне үткәрелде. Алдан “Иң күп китап укучы”, ”Сыйныфның иң күп китап укучысы”, “Иң күп китап укучы сыйныф” номинацияләре буенча балалар билгеләнде.

Кичәне VII сыйныф укучылары Шарафутдинов Айнур һәм Камалова Айсылу алып барды. Кичә барышында Г.Тукайның әкиятләреннән өзекләр сөйләнде. IV-V сыйныф укучылары Мәгъсүм Латыйфуллинның “Гатаның хатасы” пьесасын сәхнәләштереп күрсәттеләр. “Китап докторы” Салаватуллин Илфат барлык укучыларга китапны ничек итеп укырга, саклап тотарга кирәклеге турында үзенең киңәшләрен бирде. Кичә ахырында Аксу авылы китапханәсе мөдире Нургалиева Фәридә Җәүдәт кызы “Китап-белем чишмәсе” темасы астында куелган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Күргәзмәгә куелган китаплар – 2013 нче елда юбилейлары билгеләп үтеләчәк бөек язучыларыбыз һәм шагыйрьләребезнеке иде. Китапханәче укучыларга барлык номинацияләр буенча Мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырды. I-IX сыйныфлар арасында “Ин күп китап укучы” исеменә Шарафутдинова Айсылу, ә X-XI сыйныфлар арасында Гатиятуллин Булат лаек булды.    

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International