Сталинградны саклаучылар хөрмәттә

2013 елның 6 феврале, чәршәмбе
Россиянең хәрби Даны – Сталинград астында фашист гаскәрләрен тар-мар итү көнендә Герой-шәһәрне саклаучылар белән үткән очрашулар авыр еллар хатирәләрен яңартты. 
Толымбай мәктәбенең  тарих кабинетында ул аеруча җанлы узды. Сталинградны геройларча саклаган ветеран Гарифҗан Хәйруллин тантанада катнашучы күпчелекнең укытучысы да бит. Район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин Гарифҗан Шакирҗан улына Сталинград оборонасында үзен аямый көрәшкәне өчен зур рәхмәтен белдерде һәм әлеге оборонаның бөек җиңүгә керткән өлеше турында сөйләде. Мәскәү астындагы сугышларда җиңелгәннән соң фашистлар Каспий диңгезе буенча Кавказ нефте чыганакларына җитәргә исәплиләр. 1942 елның 12 июленә каршы төнендә Сталинград өлкәсенә бәреп керәләр. Бу вакытта дошман гаскәре безнекеләргә караганда кеше саны буенча 1,7, артиллерия һәм танклар буенча – 1,3, самолет исәбе буенча 2 тапкыр артыграк була. 62нче һәм 64нче армияләрнең алдынгы отрядлары генерал-полковник Ф. Паулюс командалыгындагы сугышчыларга каршы көрәшкә керә. Партия Үзәк Комитеты һәм Дәүләт Оборона комитеты нинди генә хәлдә дә шәһәрне дошман кулына калдырмас өчен күрсәтмәләр бирә. Оборонаның халык комиссары И. В. Сталинның үлем куркынычы турында әйтелгән 227 номерлы боерыгын белмәгән кеше сирәктер. Анда югары командование әмереннән башка командирга, кызылармиячегә, сәяси хезмәткәргә бер адым да артка чигенергә ярамаганлыгы турында әйтелә. Совет гаскәрләренең батырларча сугышулары нәтиҗәсендә дошманга Сталинградны тиз генә кулга төшерү насыйп булмый. Фашистлар зур югалтулар кичерәләр. Немецларның зенит частендагы унтер-офицер көндәлегенә: “Безнең солдатларның үле гәүдәләре төялгән йөк машиналарын күреп котым оча”, – дигән сүзләр язылган. 
Мәктәп директоры Фирдүс Җаббаров тарих дәресләрендә Гарифҗан Шакирҗан улының исеме еш телгә алынуын, шушы мәктәптә укыткан, директоры булып эшләгән ветеранның чыгышлары сугыш куркынычын күз алдына китереп бастыруда зур ярдәм итүен әйтеп китте. Бөек Ватан сугышы башланганда 17 яшен тутырган Гарифҗанга иң авыр участокларда сугышырга туры килгән. “Сугышчыларның геройлыгы шаккатырды. Өстән бомбалар явып, шәһәр гигант учакны хәтерләтте. Әмма паникага бирелүче, каушап калучы булмады. Гади халык та кулына корал алды”, – диде ул. Ветераннарның  район Советы рәисе Н. Дементьев, РОСТО (ДОСААФ) оешмасы җитәкчесе Р. Әбүзәров, халыкны социаль яклау идарәсенең әйдәп баручы белгеч-эксперты В. Исмәгыйлева да Гарифҗан Шакирҗан улына изге теләкләрен җиткерделәр. Укучыларга Сталинград сугышы турында видеофильм карау да нык тәэсир итте. Укытучы Эльвира Гыйззәтуллина чыгышы зур кызыксыну тудырды. 
Бу көнне Сталинград шәһәрен саклауда катнашкан барлык ветераннарга да зур игътибар күрсәтелде. 2 номерлы лицейда Г. Сафиуллин катнашында укучылар белән кызыклы очрашу үткәрелде. Аларга һәм Иске Тинчәле авылында яшәүче Ш. Шәйдулловка, Буадан З. Хәсәновка, өйләренә барып, район Советы әзерләгән күчтәнәчләр тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International