“Ашыгыч ярдәм” ашыга төшәчәк

2013 елның 6 феврале, чәршәмбе
Республика дәваханәләрендә “Ашыгыч ярдәм” автопарклары яңартыла. Декабрь ахырында Буага да иң начар юлларда да йөри алырлык “билендә” кызыл хачлы ике “УАЗ” автомобиле кайтарылды.
Район үзәк дәваханәсенең “Ашыгыч ярдәм” бүлекчәсе мөдире Евгений Одинцов сүзләренә караганда, ерак авылларга барып медицина ярдәме күрсәтү өчен мондый “вездеходлар” күптән кирәк иде, чөнки пациентка барып җитү вакыты ул яшәгән җирлекнең географик үзенчәлегенә турыдан-туры бәйле. Кайчак сикәлтәле юлларда “алтын” вакыт сарыф ителә. Әлегә кадәр үзәк дәваханәдә 10 “Ашыгыч ярдәм” автомобиле эшләп килде. Аларның 8е, эксплуатацияләү срогы чыгуга да карамастан, әлегә сафта. Дәваханәдә, элеккечә, чакыруларга бару өчен һәр тәүлек буе 2 бригада кизү тора. Алар “Ашыгыч ярдәм” муниципаль хезмәте күрсәтүнең административ регламенты буенча экстрен чакырту булганда 4 минут эчендә, ә ашыгыч вакытында 15 минутта килеп җитәргә тиеш.
Яңа “Ашыгыч ярдәм” автомобильләре җиһазландырылуы буенча да искеләреннән күпкә өстен. Евгений Викторович әйтүенчә, алар “көпчәкле дәваханәне” хәтерләтә. Монда реанимация һәм интенсив терапия өчен беренчел мөһим кирәк-яраклар барысы да бар. Автомобиль салонында үпкәләрне ясалма җилләтү аппараты, дефибриллятор (йөрәкне янәдән эшләтеп җибәрергә ярдәм итүче аппарат), пациентның тормышы өчен мөһим параметрларны күрсәтүче монитор, электрокардиограмма җиһазлары урнаштырылган. Соңгысыннан, кесә телефоны кулланып, мәгълүматны дистанцияле рәвештә Казандагы һәм дәваханәдәге кардиологка җибәрергә мөмкин.   
“Ашыгыч ярдәм” машиналары күрсәтелгән маршруттан да читкә чыга алмыйлар – аларда ГЛОНАСС навигаторы урнаштырылган. Автопаркның тагын да тулылануы көтелә – тиздән иң заманча меди-цина җиһазлары белән  “Ford Transit” автомобиле кайтарылачак.
Моннан тыш республика җитәкчелеге дәваханәгә тагын бер бүләк ясады. Ул – “Пульмоэкспресс” күчемле мобиль флюорография кабинеты. Мондый автомобильгә заманча санлы флюорограф һәм рентгент нурларыннан саклаучы процедура һәм медперсонал кабинетлары да сыйган. Табиб-рентгенолог Илдар Абдуллин (рәсемдә) белдерүенчә, киләчәктә мобиль кабинет авыллар буйлап йөри башлаячак. Элек флюорография аппараты белән автомобильләр Казаннан китертелә иде, соңгы 4-5 ел эчендә мондый медицина хезмәте күрсәтү бетерелде. 
Яңа мобиль флюорография кабинеты буалылар өчен икеләтә шатлыклы, чөнки узган елның август аеннан ноябрьгә хәтле дәваханәдәге стационар флюорография кабинетының җимереклек аркасында эшләмәве уңайсызлыклар тудырды. Күбесе күрше район дәвалау учреждениеләренә барырга мәҗбүр булды. Хәзер ул тулысынча сафка бастырылды. Илдар Абдуллин белдерүенчә, стационар аппарат хәзер көнгә бертуктаусыз 130, ә мобиль төре 100гә якын кешене төшерә ала. Соңгысында рентген сурәте тагын да ачыграк һәм төгәлрәк чыга.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International