2020 ел ахырына кадәр эш бирүчеләр Социаль иминият фонды акчалары хисабына коронавируска каршы чараларга чыгымнарны компенсацияли ала

2020 елның 1 августы, шимбә

2020 елның 4 августыннан башлап Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының үз хезмәткәрләренең авыруын киметү буенча COVID-19 яңа коронавирус йогышы (битлекләр, ресираторлар, перчаткалар, термометрлар, антисептиклар һ.б. сатып алу) буенча кайбер профилактик чараларга чыгымнарны Россия Федерациясе Социаль иминият фонды акчалары хисабына каплауга өстәмә мөмкинлек барлыкка килә.

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 23.06.2020 ел, № 365н боерыгы белән Россия Хезмәт министрлыгының 10.12.2012 ел, № 580н боерыгы белән расланган Зарарлы һәм (яки) куркыныч җитештерү факторлары белән эшләүдә мәшгуль хезмәткәрләрнең җитештерү травматизмын һәм һөнәри авыруларын киметү буенча кисәтү чараларын финанс белән тәэмин итү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 23.06.2012 ел, № 365н боерыгы нигезендә, эш бирүче чыгымнарын Россия Федерациясе Социаль иминият фонды акчалары хисабына капларга мөмкин булган кисәтү чаралары исемлеге киңәйтелде.

Яңартылган исемлеккә түбәндәге чаралар кертелгән:

- сулыш органнарын шәхси саклану чараларын, битне каплау щитлары, бахил, чумага каршы костюмнар, бер тапкыр кулланыла торган халатлар сатып алу;

- хезмәткәрләрнең кулларын эшкәртү өчен дезинфекцияләүче тире антисептикларын һәм күрсәтелгән антисептиклар белән кулларны эшкәртү өчен дозировка җайланмаларын сатып алу;

- транспорт чараларын комплекслы эшкәртү өчен җайланмалар һәм дезинфекция чаралары, транспорт төрү материаллары, җиһазлар, азык-төлек, хезмәт урыннары, элемтә өслекләре, рециркуляторлар сатып алу;

- хезмәткәрләрнең тән температурасын контрольдә тоту өчен җайланмалар сатып алу;

- хезмәткәрләрне COVID-19га лаборатор тикшерү уздыру.

Моннан тыш, игътибар итегез: 2020 елда кисәтү чараларын финанс белән тәэмин итүгә гариза бирү вакыты 2020 елның 1 октябренә кадәр озайтылды. Кисәтү чараларын финанс белән тәэмин итү өчен иминиятче гариза һәм документлар комплекты белән дәүләт учреждениесе – Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе (алга таба – төбәк бүлекчәсе) филиалларына теркәлү урыны буенча мөрәҗәгать итә.

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, COVID-19 яңа коронавирус йогышы таралуны киметү, хезмәтне саклау торышын яхшырту, производствода имгәнүләрне киметү һәм һөнәри авырулар санын киметү, шулай ук пенсия алды һәм пенсия яшендәге хезмәткәрләрнең хәлен яхшырту максатларында, муниципаль районда (шәһәр округында) үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы оешмалар тарафыннан Фонд акчаларын әлеге максатларга куллануны тәэмин итүегезне сорыйбыз.

Кисәтү чараларын финанс белән тәэмин итү турында тулырак мәгълүмат төбәк бүлегенең рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: http://fss16.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International