Президент стипендиясенә лаек

2013 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе
Медицина училищесының 3 курс студенты Анастасия Кузнецовага укуда һәм фәнни эшчәнлектә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы нигезендә ТРның махсус дәүләт стипендиясе тапшырылды. Тәтеш районының Тоншерма авылы кызы уку йортында узган спорт ярышларында, үзешчән сәнгатьтә актив катнашып килә. Төрдәш уку йортларында белем алучылар арасында фәнни-тикшеренү эшләре буенча Әлмәт шәһәрендә үткән ярышта тәмәке тартуның организмга зыянын дәлилләп язган хезмәте II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Уку йортының тулай торагында тәртип булдыруда да өлеше зур. Барлык фәннәрдән “бик яхшы” билгесенә өлгереп барган Анастасиягә киләчәктә дә уңышлар телибез.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International