Район җитәкчесе Ранис Камартдинов буалыларны физкультурачылар көне белән котлый!

8 август 2020 ел., шимбә

Бүгенге көндә физик культура укытучылары, тренерлар, спорт ветераннары, районыбызның, республикабызның сәламәт киләчәген тәрбияләүче, киләчәк җиңүләребезгә эшләүче кешеләрнең хезмәте иң хөрмәтле сүзләргә лаек. Алар үзләренең актив тормыш позициясе, халыкның физик сәламәтлеген ныгытуга омтылуы белән буалыларның яшь буынына үрнәк күрсәтәләр, алар үзләренең данлы спорт традицияләрен лаеклы дәвам итәләр,төрле ярышларда җиңеп, районны еракларга таныталар. Барлык спортчыларга, тренерларга, спорт сөючеләргә озын гомер, куелган максатларга ирешүдә уңышлар, спортта яңа җиңүләр, гаиләләрдә тынычлык һәм иминлек телим!

Буа муниципаль районы җитәкчесе  Р. Р. Камартдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International