2019 елның 1 июленнән товарлар белән сәүдә итүче һәм хезмәт күрсәтүче барлык эшмәкәрләр һәм оешмалар исәп-хисап ясаганда касса аппаратларын кулланырга һәм касса чекларын бирергә тиеш. Чексыз товар алырга ризалашмагыз.
Сатучы чек бирмәсә, димәк, законны боза (салымнардан качып яисә легаль булмаган товар белән сәүдә итә).
Чек-сатып алуның дәлиле, димәк, ул гарантияле хезмәт күрсәтү яки товарны кире кайтару өчен кирәк. Чек белән күрсәтелгән хезмәт өчен түләү фактын исбатлауда, белем бирү һәм медицина хезмәтләре өчен исәп – хисап алу-тотылган сумманың 13% ын кайтаруы да җиңел.
Касса чегы алгач, сатып алучы «Федераль салым хезмәтенең чекларын тикшерү» мобиль кушымтасы ярдәмендә исәп-хисап турындагы мәгълүматның салым хезмәтенә тапшырылуын тикшерергә мөмкин. Бу кушымта шулай ук чекларны электрон рәвештә алырга һәм сакларга, сатучының легальлеген һәм намуслылыгын тикшерергә мөмкинлек бирә.
Тикшерелә торган чекта салым хезмәте мәгълүматлары базасындагы мәгълүмат белән аерылу ачыкланган яки башкарылган хисап турында мәгълүмат булмаган очракта, мобиль кушымта Россия Федераль салым хезмәтенә закон бозу очрагы турында хәбәр җибәрергә мөмкинлек бирә.