Беренче яшь гаилә "президент" соципотекасы буенча торак алуга рәсмиләштерелде

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Татарстанда беренче яшь гаилә яңа шартларда социаль ипотека программасы буенча торак алуга теркәлде. Мондый яңалыкны бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районының яшь гаиләләре белән очрашуда хәбәр итте.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренә караганда, очрашуда катнашучыларның берсе шулай ук программада катнашу планнары белән уртаклашты, мондый мөмкинлек өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. ТР Президенты әлеге программаның мөһимлеген билгеләп үтте, чөнки нәкъ менә торак мәсьәләсе яшь гаиләләр өчен актуаль булып тора.

Элегрәк Татарстан Президенты ТР Хөкүмәтенә Татарстанның барлык яшь гаиләләренә социаль ипотека программасы эшен киңәйтергә йөкләде, чөнки әлегә кадәр бу хокуктан бюджет өлкәсендә эшләүче яшь хезмәткәрләр генә файдаланды.

Фатирны яшь гаиләләр 28,5 елга сатып ала алачак. Ике кешенең гаиләсенә норматив - 42 кв. метр, 3 һәм аннан да күбрәк кешенең гаиләсенә - һәркайсына 18 кв. метр.исәбеннән каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International