Татарстанның 90нан артык гаиләсе, Пенсия фондына бармыйча, кредит учреждениесендә Ана капиталы счертификаты акчаларын кулланган

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге шуны искәртә: быелдан башлап, кредит акчаларын җәлеп итеп, ана капиталы акчаларын файдалану турында гариза банкта бирергә мөмкин, анда кредит ачыла.

Татарстанның 90дан артык гаиләсе әлеге мөмкинлектән файдаланган - ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшырту өчен куллануга банкта ук  гариза биргән.

«Ике мөрәҗәгать урынына – банк һәм Пенсия фондына – гаиләгә бары тик банкка гына мөрәҗәгать итү җитә, анда бер үк вакытта кредит рәсмиләштерелә һәм кредитны түләүгә яки беренчел кертемне түләүгә гариза бирелә», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин

Әгәр сертификат хуҗалары инде булган кредитны түләүгә яки торак сатып алуга яки төзүгә кредит алган вакытта беренчел кертемне түләүгә ана капиталы акчаларын сарыф итәргә карар итсә, моның өчен банкка мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле гариза бирергә кирәк.

Пенсия фондының Татарстан бүлеге 11 эре банк белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде: «ВТБ»,  «АК Барс Банк»,  «Сбербанк», «Россельхозбанк», «Акибанк», «Банк Уралсиб», «Энергобанк», «Абсолютбанк», «Автоградбанк»,«Альфа-Банк».

Моннан тыш, агымдагы елның апреленнән татарстанлыларның пенсия фондына килмичә, ягъни актив режимда ана сертификатын алу мөмкинлеге бар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр сертификат хуҗасы сертификатны карарга яки бастырып чыгарырга тели икән, моның өчен дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында (ЕСИА) расланган хисап язмасына ия булырга кирәк.

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru кат sprrt.ru

www.vk.com/pfr_rt,

www.facebook.com/pfrrt,

www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

www.ok.ru/group/58408636907571

ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13,

pressa.pfr@gmail.com

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International