Әлшидә һәйкәл ачылды

2013 елның 8 феврале, җомга
Узган шимбә көнне Әлши авылында этнограф “Тахаръял” китабы авторы Григорий Тимофеевка һәйкәл ачылды.
Шушы төбәктә гомер итүче чуашларның шатлыкларын уртаклашырга район җитәкчелеге дә килде, Казан, Чабаксар, Ульяновск шәһәрләреннән дә зур кунаклар, авылдашлар кайтты. Муниципаль район башлыгы Рафаэль Әбүзәров һәйкәл ачу инициативасы белән чыккан һәм чыгымнарны үз өстенә алган “Тахаръял” агрофирмасы директоры Радик Гыйсмәтовка һәм командасына Рәхмәт хаты тапшырып, халыкка хезмәт итүчеләрне онытмауларын югары бәяләде. Татарстанның чуаш милли мәдәнияте үзәге рәисе Константин Яковлев: “Һәйкәл авыл күрке, горурлыгы булып торсын, чуаш халкы, укучылар, студентлар бирегә экскурсиягә килсеннәр, тарихны, бөек шәхесләребезне онытмасыннар иде”, - диде.
Григорий Тимофеевич Тимофеевны Әлши белән күп нәрсә бәйли. Ул 1878 елның 21 гыйнварында Цивильск уездының Казан губернасының Түрлемә авылында (бүген Чуашстан республикасы) туа. 1891 елда чуаш мәгърифәтчесе Иван Яковлев чакыруы буенча Сембер чуаш укытучылар мәктәбенә укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң 1896 елда Тимофеевны Әлши мәктәбенә укытырга җибәрәләр. Биредә ул 1908 елга кадәр эшли. Хезмәт итү дәверендә Зөя буенда яшәүче чуашларның гореф-гадәтләрен, тормыш-көнкүрешен өйрәнә һәм булачак “Тахаръял” китабына материаллар туплый. 1908 – 1915 елларда Әлшинең Пыкрау чиркәвендә священник булып тора, барлык йолаларны туган телендә алып бара. Шул ук чорда әлшиле Дарья Никифоровна Озеровага өйләнә. 1915 елда Себердә, Томск өлкәсендә укытучы булып эшли, 1923 елда Әлшигә священник вазифасына кайта. Ике елдан гаиләсе белән кабат Себергә китә, берникадәр вакыттан Чуашстанга кайтып, мәгариф системасында хезмәт куя. Оренбург өлкәсендә эшләгәндә ялган донос аркасында репрессиягә эләгә һәм 1937 елда атып үтерелә. 1968 елда реабилитацияләнә. 
“Тахаръял” китабының өзекләре 1908 елда ук басыла әмма аерым китабының беренче басмасы 1972 елда гына дөнья күрә. “Тахаръял” территориясендә яшәүчеләрнең күпсанлы соравы буенча китап икенче тапкыр басыла. “Тахаръял” Чуашстанның югары уку йортлары, Татарстанның чуаш диаспорасын өйрәнү буенча мәктәп программаларына кертелгән. 
Тантанада скульптураның авторы Николай Кондрашкин да катнашты. “Шулай туры килә, ел саен бер чуаш милли героена һәйкәл ачабыз. Бу бик шатлыклы хәл”, - ди Ульяновск шәһәрендә яшәүче скульптор. 
Соңыннан Әлши авылы җирлеге башлыгы Вячеслав Емельянов барчасын мәдәният йортына “Тахаръял”ның  үзешчән сәнгатьтә катнашучыларының концертын карарга чакырды. Анда кунаклар, укытучылар этнографның тормыш, хезмәт юлы турында бәян иттеләр, туганнары хатирәләре белән уртаклаштылар, җирле шагыйрьләр шигырьләрен укыдылар. Шулай ук кунаклар “Тахаръял” музеенда да булдылар, бүләкләрен тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International