“Сәламәтлек” спартакиадасына старт бирелде

2013 елның 8 феврале, җомга
Быел җәй Казанда узачак ХХVII Бөтендөнья Универсиадасына багышлап үткәрелүче “Сәламәтлек” спартакиадасы башланып китте.
Көрәш мәйданына беренче булып волейболчылар чыкты. Спартакиадада катнашырга теләк белдергән 38 команданың 33е көч сынады анда. “Яшьлек” спорт мәктәбендә узган уеннарны ачу тантанасында спортчыларны муниципаль район башлыгы Рафаэль Әбүзәров тәбрикләп, теләкләрен җиткерде. “Мондый бәйгеләрне алга таба да уздырачакбыз. Максатыбыз – мөмкин кадәр күбрәк кешене спортка тарту, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәү. Чакыруны кабул итүегез өчен рәхмәт, һәр командага уңышлар юлдаш булсын”, - диде.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы, спартакиаданың баш судьясы Линар Вәлиуллин ярыш шартларын аңлатканнан соң җирәбә буенча 4 төркемгә бүленгән волейболчылар “Яшьлек”, “Батыр” спорт мәктәпләрендә, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә, М. Вахитов исемендәге гимназиядә уеннарны башлап җибәрделәр.
“Яшьлек”тә беренче очрашу Пенсия фонды һәм халыкны социаль яклау идарәсе командалары арасында иде. Шунысын да әйтергә кирәк, ярыш шартлары буенча командалар катнаш булырга тиеш. Барысы да диярлек 5 егет һәм 1 кыздан тора, бары халыкны социаль яклау идарәсендә генә егетләр “дефицит” – икәү генә. Шуңа да карамастан “Гармония” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Гүзәл Әюповадан, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорттан автомобиль йөртүче Руслан Нурымовтан, социаль хезмәткәрләр Зәринә Латыйповадан, Миһрибан Сафиуллинадан, Рамилә Зәйнетдиновадан, Фәһим Шакирҗановтан, резервтагылар Альбина Хәсәнҗановадан, Илнар Фәйзуллиннан торган команда Пенсия фонды вәкилләренә бер шанс та калдырмады – 2 : 0 белән отты. “Моңа үзебез дә ышанмадык. Аннан соңгы уеннарда оттырсак та, барыбер каршылык күрсәтә алдык. Моны бер атна дәвамында көн саен уйнарга йөрүебез нәтиҗәсе дибез.  Алга таба да волейбол белән дуслыкны дәвам итәргә килештек”, - ди ихлас шатлану белән команда капитаны Гүзәл Әюпова. Идарә вәкилләре калган спорт төрләрендә дә катнашып, уңышлы чыгыш ясарга исәплиләр. Әлегә алар 23нче урында. 
Җиңүчеләргә килгәндә, аларны икенче көнне ачыкладылар. Финал уеннары шулай ук “Яшьлек”тә узды. Өченче урын өчен көрәш әлеге спорт мәктәбе һәм Карлы авыл җирлеге волейболчылары арасында барды. Болай вакытта да авыл мәктәбе спорт залында даими волейбол уйнаган, район ярышларында катнашкан карлылар спортчы көндәшләрен бирелергә мәҗбүр иттеләре. Ә менә беренчелекне кем алыр – ЗУЭСмы, әллә  БУЭСмы? Икесе  дә районның күптән танылган иң көчле командаларыннан. Үз тармаклары буенча республика күләмендә дә сынатмыйлар. Һәрберсенә җанатарлары да көч биреп тора. Туп әле бер, бле икенче команда кырына төшә. Буа электр челтәрләре волейболчылары ничек кенә тырышмасын, бәхет бу юлы Рафаэль Ахмадулловтан, Руслан Сафинан, Алмаз Шәрәповтан, Ринат Хәйретдиновтан, Евгений Андреевтан, Гүзәл Гыйннәтуллинадан, Радик Хөсниевтан, Марат Мәүлетовтан торган ЗУЭС командасына елмайды. “Калган барлык төрләрдә дә катнашачакбыз. Спортчыларыбыз әзерләнәләр инде”, - ди команда җитәкчесе Равил Насыйбуллин. Буа электр челтәрләре спортчыларының да гомум команда нәтиҗәләре буенча югары урын алуга өметләре зур. “Бездә төрле спорт төрләре белән дус булучылар күп. Мондый зур ярышны без күптән көттек инде”, - ди команда капитаны Альберт Климовский.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мөдәррис Гайфуллин җиңүчеләргә кубоклар, акчалата бүләкләр тапшырды. Иң яхшы уенчылар – ЗУЭС командасыннан Гүзәл Гыйннәтуллина, БуЭСтан – Людмила Тихонова, Карлыдан Равис Ахунов та бүләкләнделәр. 
Алда командаларны чаңгы ярышлары көтә. 16 февральдә узачак бәйгедә алардан икешәр ир-егет һәм хатын-кыз катнашырга тиеш булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International