Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Буа муниципаль районына эш визиты белән килде

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Бүген, 12 августта, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районында булды. Визитның төп максаты урып-җыю кампаниясенең барышы һәм республика программаларының гамәлгә ашырылуы белән танышу иде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, район җитәкчесе Ранис Камартдинов озатуында ул авыл хуҗалыгы товарлары күргәзмәсен карады.

 Рөстәм Нургалиевич хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм район җирлекләре башлыклары белән дә очрашты. Район җитәкчесе Ранис Камартдинов  урып-җыю эшләренең барышы һәм районның авыл хуҗалыгы тармагының торышы белән таныштырды. Ул хәбәр иткәнчә, быел язгы һәм көзге культуралар өчен 58 мең га мәйдан бүлеп бирелгән. Кичә Буа аграрчылары урып-җыю экваторын уздылар. 125 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш гектарыннан 42 центнер тәшкил итә.

«Урып-җыю кампаниясендә 152 берәмлек техника эшли. Быел машина-трактор паркы шактый яңартылды, 65 берәмлек яңа техника сатып алынды», - дип билгеләп үтте Ранис Рафис улы.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтеп узганча, Буа районы урып-җыю буенча актив эшли. Бүгенге көндә, тулай ашлык җыю буенча, муниципалитет республика лидерларының берсе булып тора.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус пандемиясе белән бәйле икътисади вәзгыятькә карамастан, барлык план һәм программаларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк дип белдерде, һәм халыкны Роспотребнадзорның барлык таләпләрен игътибар белән үтәргә өндәде.

Республика Президенты безнең районга визиты брышында реконструкцияләнгән Буа шәһәр суды бинасын карады һәм  заман таләпләренә туры китереп төзелүче «Импульс» спорткомплександыгы төзелеш эшләре белән танышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International