"Глаголица" - 10-17 яшьлек яшүсмерләр өчен бәйге. Бу-рус һәм татар телләрендәге теләсә нинди жанр һәм форматтагы иҗат һәм үз-үзеңне күрсәтү иреге. Срогы – 2020 елның 15 сентябре. Премияне гамәлгә куючы һәм оештыручысы - «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды, e-mail: glagolitsa-rt@yandex.ru.
Катнашу бушлай, оештыру кертеме юк.
«Глаголица» премиясе - яшүсмер – әдәбиятчылар өчен Россиядә иң яхшы проектларның берсе. Бәйгедә катнашу-танылган авторлар белән мастер – классларда катнашу, биш көнлек әдәби сменада булу, үз әсәрләрен әдәби альманахта бастырып чыгару һәм әдәбият белән мавыгучы , уңышлы, талантлы һәм максатчан кешеләрне, фикердәшләрне, яшьтәшләрен очрату мөмкинлеге. Эшләрне танылган язучылар бәяли: Виктор Лунин, Анна Русс, Галимьян Гыйльманов, Сергей Махотин, Михаил Яснов, Рөстәм Галиуллин, Ольга Варшавер, Надежда Ажгихина, Рифат Сәлах, Наринэ Абгарян, Ольга Мяэотс.
Приз фонды:
• әдәби сменага 100 юллама
• катнашучылар әсәрләре кергән 100 Альманах • 30 электронных планшетов
• 30 китап җыелмасы
• Гран-при отучыларга 6 «Бәллүр ябалак» статуэткасы
Ничек катнашырга:
· https://www.glagolitsa-rt.ru/ сайтында теркәлергә
· анкета тутырырга
· түбәндәге номинациянең берсе буенча әлегә кадәр беркая да басылып чыкмаган 20 000 тамгадан артмаган күләмдә Шәхси кабинетта бәйге эшен теркәргә
- рус телендә поэзия (10-13 һәм 14-17 яшь)
- татар телендә поэзия (10-13 һәм 14-17 яшь)
- рус телендә проза (10-13 һәм 14-17 яшь)
- татар телендә проза (10-13 һәм 14-17 яшь)
- Француз, инглиз, алман һәм татар телләреннән рус теленә сәнгати тәрҗемәләр (14-17 яшь)
- Эссеистика рус телендә (14-17 яшь)
Нигезләмә белән тулырак сайтта танышырга мөмкин www.glagolitsa-rt.ru/
Катнашыгыз, алга омтылыгыз! Талантыңа һәм якты киләчәгеңә каршы адым яса! Барыгызга да уңышлар телибез!