Иске торактан – яңага

2013 елның 9 феврале, шимбә
“Гражданнарны иске торактан күчерү” региональ адреслы программа дәвам итә. Аның нигезендә быел районда өч дистәдән артык гаиләне түбәле итү күздә тотыла.
Муниципаль район башлыгы Рафаэль Әбүзәров район Советының утырышлар залында шәһәрнең иске, тузган, уңайлыклар тудырылмаган йортларында яшәүчеләр белән очрашып, районда әлеге программаның тормышка ничек ашырылуы турында сөйләде. Шәһәрдә иске йортлар шактый. Яңаларын төзү өчен средстволар бүлеп бирелгәндә, төзүчеләр эшне тоткарламаячак. Рафаэль Хаҗи улының әйтүенә караганда, программа кабул ителгән 2011 елда 50, 2012 елда 18 гаилә яңа квартирага күченеп, өй туйлары үткәргән. Быел да бу юнәлештә эш бара – бүгенге көндә шәһәрнең Космовский урамында 107 номерлы, Төзелеш урамында 1 номерлы йортлар адреслары буенча 24 һәм 16 квартиралы өчәр катлы йортлар өлгертелә. “Буа ПМКсы-6” җәмгыяте остасы Шәүкәт Гатауллин белдерүенчә, Космовский урамындагы йортта эш төгәлләнүгә бара. Бинаның түбәсе профнастил белән ябылган, тәрәзәләр куелган. Эчке якта штукатурлау эшләре дә төгәлләнгән. Газ, җылылык үткәрергә керешкәннәр. Шулай ук идәннәренә линолеум җәясе, диварларына обойлар ябыштырасы бар. Ә Төзелеш урамындагы йортның беренче катында азык-төлек кибете һәм аптека урнашу яшәүчеләр өчен уңайлы булачак. Хәзерге вакытта Камил Ибраһимов җитәкчелегендәге 8 кешедән торган ташчылар бригадасы йортның икенче катын өю эшенә кереште (рәсемдә). 
Ике контурлы пар казаннары урнаштырылачак әлеге йортларның инфраструктурасы мәсьәләсе дә икенче планда түгел. “Уңайлы мохит” программасы буенча коляскалы инвалидлар өчен подъездларга пандуслар урнаштырыла. Йорт тирәсендә чәчәкләр үстерү, утыргычлар, кер элгечләре беркетү өчен дә урыннар бар. 
Кыят авылында әлеге программа буенча Яшьләр урамындагы 1 номерлы йорт адресы буенча урнашкан 8 квартиралы йортта яшәүчеләрнең дә барлык уңайлыклар тудырылган яңа йортка күченәселәре алда әле. Рафаэль Хаҗи улы алар белән очрашып, шушы сөенечле хәбәрне җиткерде. Авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Герасимовның сүзләренә караганда, ике катлы бу йортка бер тапкыр да ремонт ясалмаган, түбәсенең бер ягы кыйшайган, хәтта икенче каттагы кайбер квартираларга яңгыр яуганда су үтә. Алар өчен шул ук урамда 4 йорт өлгертеләчәк. Торак авыл җиренең үзенчәлеген истә тотып, яшелчә, бәрәңге бакчасы, мал асрау өчен абзарлар салу мөмкинлеген дә күздә тотып эшләнәчәк. “ПМК-6” җәмгыяте директоры Петр Бызов акча керү белән эшкә тотыначакларына һәм яхшы сыйфатлы итеп эшләячәкләренә ышандырды. “Районда барысы 167 гаилә искедән яңа йортка күченергә тиеш. Квартиралар алучылар таләп ителгән документларны әзерләү турында бүгеннән кайгыртырга тиешләр”, - ди Рафаэль Хаҗи улы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International