Якташыбыз – Россиянең иң яхшы хирургы

2013 елның 9 феврале, шимбә
Ульяновск өлкә клиник дәваханәсенең торакаль хирургия бүлеге мөдире, РФнең атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты Илдус Гомәров Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы үткәргән “Россиянең иң яхшы табибы” конкурсында “Россиянең иң яхшы хирургы” номинациясендә беренче урын алды. Аның бу җиңүе безнең өчен дә горурлык, чөнки Илдус Килдураз авылында туып үскән егет. Оста куллы хирург көзгә Мәскәүгә чакырылды. Табибларның Бөтенроссия съездында аңа сәламәтлек тәңресе Гигиеяның бәллүрдән эшләнгән статуэткасы һәм 500 мең сум күләмендә премия тапшырылачак. Илдус Изах улын җиңүе белән тәбрик итәбез һәм алга таба да Гиппократ антына тугры булып калуын телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International