"Без – дөнья ул!" Республика медиаконкурсы турында

2020 елның 15 августы, шимбә

«2014-2022 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Министрлык «Татарстан Республикасы иҗат яшьләре академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәмендә 2020 елның 1 июненнән 1 сентябренә кадәр «Без – дөнья ул!» республика медиаконкурсы гамәлгә ашырыла. Медиаконкурс өч юнәлештәге  иҗади бәйге булып тора: «Текст эшләре», «Видео-эшләр» һәм «График эшләр».

Конкурс эшләрен җыю заявканы http://atmrt.ru/ сайтында тутыру юлы белән башкарыла, анда заявка формасын тутырырга һәм конкурс эшен беркетергә кирәк. Гариза бирү кампаниясе йомгаклары буенча материалларны эксперт бәяләве булачак һәм һәр 12 номинация буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.                                                                                                                         

Конкурска гаризалар 2020 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә.

Нигезләмә белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://atmrt.ru/mdmy/myetomir

Элемтә өчен телефон: +7 (900) 321-34-51, электрон почта адресы wearetheworld.atm@gmail.com

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International