Буада елның 100-нче гаиләсе теркәлде!

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

Дмитрий һәм Милана Барабановлар ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елында Буа районында 100 нче гаилә булып теркәлделәр. Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды - алар безнең республика өчен юбилей елында, ТАССР төзелүгә 100 ел, шулай ук районның 90 еллыгы, Буа шәһәренең 240 еллыгы елында никахларын теркәгән 100-нче пар.

Яшь парларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова килде. Ул аларга истәлекле бүләк тапшырды, изге теләкләр юллады. Яшь парлар никах теркәү турындагы акт язуын имзалап, традиция буенча  балдаклар  алмаштылар. Виктор Моисеев яшь гаиләгә үз җырларын бүләк итте.

Яшьләргә мәхәббәт, бәхет һәм бер-берсен аңлап яшәүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International