Бүген Буа бала тудыру йортыннан ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында туган ике йөзенче бала чыкты. Дамир һәм Миләүшә Шакировлар гаиләсендә сабый 12 августта 3980 граммлы булып туган. Аңы Ильяс дип исем бирделәр. Әлеге тантаналы вакыйга белән бәхетле әти-әниләрне Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Галәветдинов котлады. Шакировлар гаиләсенә баланың беренче һәм иң төп документы – туу турында таныклык, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Дамир һәм Миләүшә Шакировлар гаиләсенә чын күңелдән мәхәббәт һәм иминлек телибез! Сабыйга һәм аның әти-әниләренә сәламәтлек!