Бүген, 17 августта Буа муниципаль районына эш визиты белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов килде.
Визит кысаларында Илдар Гыйльметдинов Буа ветеринария техникумының тулай торагында һәм уку корпусында башкарылган капиталь ремонтны карады, студентлар белән очрашты. Илдар Ирекович яшь буынга ил җитәкчелеге алдында торган бурычлар турында сөйләде, гамәлгә ашырыла торган программалар белән таныштырды.
Депутат Бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда югары балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларын хөрмәтләүгә багышланган чарада да катнашты. Илдар Ирек улы барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне уңышлы тәмамлаулары белән котлады һәм югары уку йортларында да бик яхшы укуларын теләде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Буа районының 78 чыгарылыш сыйныф укучысы бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда югары баллар алды, ә Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәпне тәмамлаган Ренат Хәйбуллин рус теле буенча 100 балл җыйды. Алга таба, чара барышында әле кичәге укучылар, ә бүген инде республиканың һәм илнең иң яхшы югары уку йортлары абитуриентлары Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.
Илдар Гыйльметдинов Буа районына сәфәрен гражданнарны шәхси кабул итеп тәмамлады.