Буа 1нче балалар сәнгать мәктәбендә виртуаль заллар оештырылачак

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

Мәгълүмати һәм цифрлы үсеш департаменты 2021-2022 елларда Россия Федерациясе шәһәрләрендә виртуаль концерт заллары булдыруга федераль бюджеттан Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бирү өчен Россия Федерациясе субъектларын сайлап алу конкурсында җиңүчеләрне игълан итте. Киләсе елда Татарстанда виртуаль заллар Әлмәттә Г.Тукай исемендәге үзәк балалар китапханәсе (Әлмәт муниципаль районының «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе) һәм Яр Чаллы шәһәренең «Кызыл тау» мәдәният үзәге каршындагы базасында булдырылачак. 2022 елда алар Буа 1нче балалар сәнгать мәктәбендә һәм Түбән Камада Г. Тукай исемендәге  Үзәк китапханә базасында барлыкка киләчәк. («Түбән Кама шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы " МБУ). «Мәдәният» милли проекты кысаларында аларны булдыру өчен федераль бюджеттан 2021 елда 2 800 млн.сум, 2022 елда - 3 100 млн. сум бүлеп биреләчәк. Акча заманча музыка һәм проект җиһазлары сатып алуга тотылачак. Мәгълүмати һәм цифрлы үсеш департаменты тарафыннан Россия Федерациясенең 75 субъектыннан мәдәният тармагы учреждениеләреннән барлыгы 364 гариза каралды. Бүгенге көндә Татарстанда « Мәдәният» милли проектының "Цифрлы мәдәният" төбәк проекты ярдәмендә 5 виртуаль концерт залы ачылды: Арчада, Мамадышта, Баулыда һәм Алабугада – 3 китапханәдә, 1 музейда, 1  балалар сәнгать мәктәбендә. Башка мәдәни мәйданчыкларда виртуаль концерт залларын ачу мәдәният учреждениеләренә килүчеләр белән традицион форматта эшләүнең оригиналь формаларын кертүгә этәргеч бирә. Китапханәдә яки музейда музыкаль программаларны карау, мәктәптә уку процессында виртуаль концертлар – болар барысы да халыкның төрле категорияләрен мәдәни медиа киңлеккә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Белешмә: «Мәдәният» илкүләм проекты РФ Президентының «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Указын үтәү йөзеннән эшләнде, аны гамәлгә ашыру 2019 елның 1 гыйнварында башланды. Милли проект өч федераль проектны үз эченә ала – «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «цифрлы мәдәният». Виртуаль концерт заллары «Цифрлы мәдәният» проекты кысаларында ачыла. 2024 елга кадәр Россиядә 500 виртуаль концерт залы барлыкка киләчәк. Виртуаль концерт залы - «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла торган РФ Мәдәният министрлыгының масштаблы проекты. Виртуаль концерт залларын теләсә кайсы мәдәният учреждениесендә – китапханәдә, музейда, сәнгать мәктәбендә, мәдәният йортында, концерт залында булдырырга мөмкин. Проектның төп максаты-академик музыка сәнгатенең үтемлелеген киңәйтү һәм Россиянең бөтен территориясен, алдынгы мәгълүмати технологияләр кулланып, бердәм мәдәни киңлеккә берләштерү. Онлайн-трансляцияләр системасы әйдәп баручы артистларның һәм коллективларның реаль вакыт режимында һәм язмада иң яхшы чыгышларын карарга һәм тыңларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International