2020 елның 19 августыннан алып 2 сентябрьгә кадәр Роспотребнадзор балалар товарлары, мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлеге белгечләре халыкка балалар товарлары, мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр. Мөрәҗәгатьләр кайнар линия телефоннары һәм кулланучылар өчен консультация пунктларында кабул ителәчәк.
Буа районында яшәүчеләрдән шалтыратулар эш көннәрендә сәгать 10нан 15 сәгатькә кадәр кабул ителә. Төшке аш вакыты 12 сәгатьтән 12: 45 минутка кадәр. «Кайнар линия " телефоны -8 (84374) 3-52-89.